Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Без сәламәт балалар! 24.05.2017

Айга бер тапкыр безнең балалар бакчасына балалар табибы Багаутдинов Хәмит Гарафиевич килә. Табиб балаларыбызның сәләмәтлеген тикшереп, киңәшләрен җиткерә.
-
Гаилә-бәхет учагы. 16.05.2017

Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен әти-әнием белән!
Татулык - гаиләбез нигезе!
Әби-бабам иң кадерле кеше!
Мин бәхетле гаиләм белән,
Яшимен туганнарым белән!
Нәселебез дәвамчысы - мин, беләм!
Горурланам гаиләм белән!
Бүген беренче кечкенәләр торкемендә ата-аналар җыелышы кысаларында үткәрелгән чара "Гаилә - бәхет учагы" исеме астында үтте. Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз иң яшь гаиләләрдән. Ата-аналар җыелышының икенче көн тәртибендә бакча мөдире Фазылова Гөлфия Равиловна әти-әниләрнең тәрбия буенча белемнәрен, тәҗрибәләрен ачыклау максатыннан конкурслар үткәреп ял оештырды.Бәйрәмнең конкурсларында 3 яшь гаилә катнашты. Соңыннан бу гаиләләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ата-аналар җыелышы мавыктыргыч, үзенчәлекле узды.
-
15 мая -Международный день семьи! 15.05.2017

Семья – самое главное в жизни для каждого из нас. Семья – это близкие и родные люди, те, кого мы любим, с кого берем пример, о ком заботимся, кому желаем добра и счастья. Именно в семье мы учимся любви, ответственности, заботе и уважению.Всех с праздником!
-
Бездә театр артистлары,,,,,, 12.05.2017

Бүген бездә кунакта ӘТНӘ дәүләт драма театры артистлары кунакта булдылар. Артистлар балаларыбызга "Төнге әкият" дип исемләнгән музыкаль әкият күрсәттеләр. Әкият балаларыбызга бик ошады.
-
Бөек Җнңүгә - 72 ел! 09.05.2017

Искә ала бүген Ватаныбыз
Шаулап үткән көрәш елларын.
Данлый, зурлый һәм хөрмәтли
Курку белмәс батыр улларын.
-
Һәйкәл янында. 06.05.2017

“Һәйкәлләргә чәчәк куябыз”
Мәңгелек ут яна мәйданнарда
Ут ялкыны үрли биеккә.
Әйтә сыман болытларга карап:
Без яшибез, без бар, иректә.
Ирек өчен, Ватан өчен,
Корбан булдык яуларда.
Мәңгелек ут булып кайттык
Хәтер булып янарга.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Каһарманнарның ул ялкыны.
Бәхет өчен көрәш очкыннары
Килеп кунды күмеп яу кырын.
Мәңгелек ут яна мәйданнарда,
Һәйкәлләргә чәчәк куябыз,
Илләр тынычлыгын, дөнья иминлеген
Бурычыбыз итеп тоябыз.
-
Бүген бездә Сәламәтлек көне! 05.05.2017

Сәламәтлек көне тулысынча саф һавада уздырылды. Балалар рәхәтләнеп күнегүләр ясадылар, йөгерделәр, уйнадылар.
-
Булачак спортсмен- футболчыларыбыз! 05.05.2017

Безнең балалар бакчасында малайларыбызга мини-футбол өчен махсус мәйдан бар. Менә безнең булачак футболчыларыбыз шунда уйнап чыныгу алып үсәләр инде.
-
Әниләр белән әңгәмә. 05.05.2017

Прививка буенча әниләр узара әңгәмә үткәреп, фикер алыштылар.
-
Прививка ясатырга без әзер! 03.05.2017

Шәфкать туташы Закиева Ләйсән Нургалиевна балаларыбызга прививка ясату хакында сөйләп, мультфильм нигезендә аның кирәкле процедура икәнен төшендереп, балаларда курку хисен "юк итте".










