Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Нәурүз килә, әйдәгез... 22.03.2018

Кырыс кышлар үтеп, табигать җанлаганда үзенең сайрар кошлары, умырзаялары белән тирә-юньгә ямь өстәп яз килә. Яз айларында Нәүрүз бәйрәме башлана.
Нәүрүз килә, Нәүрүз килә!
Нәүрүзне зурлыйк эле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
-
Нәүрүз килә !!! 21.03.2018

Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
-
Сәламәтлек зур байлык. 21.03.2018

Уртанчылар төркеме балалары физкультура эшчәнлеген көтеп алалар. Балаларыбыз физкультура белән шөгыльләнү сәламәтлеккә файдалы икәнен аңлыйлар.
-
Театрдан күренеш .... 15.03.2018

Театрдан күренеш....
-
Театр яктылыкка, нурга илтә. 14.03.2018

14 мартта авылыбызның мәдәният йортында район кысаларында үткәрелгән "Театр яктылыкка, нурга илтә" дип исемләнгән татар театры үсешенең фестиваль - конкурсы булды. Зурлар торкемендә тәрбияләнүче балаларыбыз тәрбияче Шафигуллина И. Х., музыка җитәкчесе Ишкулова Н.У. җитәкчелегендә "Урманда янгын" әкиятен тәкъдим иттеләр. Әфәрин нәни артистларыбыз!
-
Бәйрәм белән!!! 07.03.2018

Бәйрәм белән хөрмәтле хезмәттәшләр!
Сезнең җан түрегезгә
Бер караштан гашыйк итәр,
Наз барыдыр үзегездә.
Яз кояшыдай елмаеп,
Сөеп бер карасагыз,
Йөрәкләрне әсир итеп
Зиһенне чуалтасыз.
Тормышның авыр йөгенә,
Бирешмәс иңнәрегез
Күңелләрне эретерлек,
Мөлаем йөзләрегез.
Бала өчен янып-көяр,
Тынычсыз йөрәгегез
Гаилә учагын саклап,
Үтәдер көннәрегез.
Бәхет читләтеп үтсә дә
Учлап йөрәк ярасын
Үч итеп язмышка һаман,
Чибәр булып каласыз.
Яз бәйрәмегез шикелле,
Үтсен гомерләр гөрләп
Назларга төргән котлаулар,
Кабул итегез бездән!
-
Бәйрәм бик күңелле шул,,, 06.03.2018

8 Март -Халыкара хатын - кызлар көне буларак бәйрәм ителә. Шул уңайдан безнең нәни балаларыбыз да бик куңелле итеп ял иттеләр. Аларга кунакка бүген үзенең күчтәнәчләре белән Ак яулыклы әби килде.
-
Әниләрне котлап... 06.03.2018

Уртанчылар төркеме малайлары әниләрен котлап бик матур бию башкардылар.
-
Язның беренче коне! 01.03.2018

Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
-
Спасибо за стенгазету! 22.02.2018

Родитель Нуриева Лилия выпустила поздравительную стенгазету. Мы благодарны ей и огромное спасибо.










