Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Искиткеч күргәзмә. 22.03.2019

Өйгә кайтсам, өй балкыган —
Өйгә нур иңгән!
Ерак җирне якын итеп,
Әбием килгән!
Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән!
«Күрим әле улымны!» — дип,
Әбием килгән!
Менә бездә бүген балаларыбыз үзләренең яраткан әбиләрен кәгазь битләренә ясадылар. Балаларыбыз әбиләрен ничек яратуларын күргәзмәдзн күрә аласыз.
-
Нәүрүз килде! 21.03.2019

Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
-
Алтын балык әвәлибез. 21.03.2019

Нәни балаларыбыз бүген бик тырышып "Алтын балык" әвәләделәр.
-
Суган утыртабыз. 19.03.2019

Уртанчылар төркеме балалары бүген суган утырттылар. Тәрәзә төпләрендә суган ускәч яшел кыякларын балалар витамин буларак ашаячаклар. Шуңа күрә алар суганны карап үстерерләр дигән теләктә калабыз.
-
Чәчәк әвәлибез. 15.03.2019

Уртанчылар төркеме балалары үзләре яраткан чәчәк әвәләделәр.
-
У нас праздник "Масленица" 15.03.2019

Сегодня в нашем детском саду прошел праздник "Масленица". В празднике было очень весело. Дети играли, плясали и конечно же угощались блинами.
-
Гөлләр тәрбияләгәнне ярата. 13.03.2019

Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар гөлләрне тәрбияләргә яраталар. Алар гөлләргә су сибәләр, яфракларының тузаннарын сөртәләр.
-
Гөлләр яратабыз. 11.03.2019

Кечкенәләр төркеме балаларына тәрбияче Илсөяр Хазиевна гөлләр турында сөйли.
-
Бәйрәм белән!!! 08.03.2019

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын - кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган. Сезнен тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде! Котлы булсын бәйрәмегез!!!
-
Яз килде.... 06.03.2019

Бүген кечкенәләр төркеме балалары "Яз кызын" каршы алдылар. Балалар аның белән бергә җырладылар, биеделәр, уйнадылар.










