МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани»
Визитная карточка
| Адрес: | 420076, г. Казань, ул. Осиновская, д. 35 (здание № 1); 420076, г. Казань, ул. Аксакова д. 25а (здание № 2) |
| Телефон: | 555-90-94, 240-09-54 |
| E-Mail: | Ds147.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №147" |
| Руководитель: | Хайдарова Гульчачак Сагитовна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 295 воспитанника |
| У нас учат: | 23 педагога |
МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Өлкәннәр көненә бәйрәм! 04.10.2017

Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Бүген барлык өлкән буын кешеләренә юллаган изге сүзләр һәм яхшы башлангычлар өчен уңай форсат булып тора. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез. Без, сезнең балалар һәм оныклар. Безне үстергән һәм тәрбияләгән, кырыс сынау елларында илебезне яклаган кешеләр алдында бурычлыбыз. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү, Россияне үстерүдә аның өлешен тану ул. Бүгенге пенсионерлар – илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар.
-
Семинар-практикум "Современный подход к экологическому воспитанию дошкольников в соответствии с ФГОС ДО" 29.09.2017

Коллектив МАДОУ №147, совместно с НОУ ДПО «Центр социально-гуманитарного образования» приняли слушателей курсов профессиональной переподготовки по направлению «Дошкольное образование».
-
Внимание! Энтеровирусная инфекция 29.09.2017

Энтеровирусные инфекции у детей - острые инфекционные заболевания, возбудителями которых служат кишечные вирусы (энтеровирусы) из семейства пикорнавирусов. Клинические проявления энтеровирусной инфекции у детей полиморфны; заболевание может протекать в следующих формах: катаральной, гастроэнтеритической, энтеровирусной лихорадки, энтеровирусной экзантемы, герпангины, серозного менингита, миокардита, энцефаломиокардита новорожденных, конъюнктивита, увеита и др. Для обнаружения вирусов в биологических жидкостях используются методы ПЦР, ИФА, РПГА. Этиопатогенетическое лечение энтеровирусной инфекции у детей проводится интерферонами, иммуноглобулинами и другими препаратами.
/upload/storage/org2894/files/162-эп 11_09_2017_4021_vh_Fedorova T_T__Andrianova S_A (1).pdf
-
"Көзге байлык" күргәзмәсе 22.09.2017

Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,
Көтеп алдык кыш, яз, җәй
Безнең язмыш, килер язмышларга
Шундый көзләр аша тоташа.Балалар бакчасында “Көзге байлык” дип исемләнгән күргәзмә оештырыла. Барлык әти-әниләрне, педагогларны, балаларны күргәзмәдә катнашырга чакырабыз.
-
Гомуми әти-әниләр җыелышы 14.09.2017

Вакциналаштыру ике гасырдан артык вакыт үткәрелеп килә. Һәм әле берничә ел элек кенә әти-әниләр балаларына прививка ясатыргамы-юкмы дип баш ватып тормый иде. Әмма соңгы вакытта профилактик прививкалардан баш тартучылар саны бермә-бер артты.
Вакциналаштыруга каршы торучылар фикеренчә, бала бума ютәл (коклюш), кызамык (корь) һ.б. йогышлы авыруларны кечкенә чакта кичерсә яхшырак. Җитмәсә, прививкалар иммунитет кимүгә китерә, дип саный алар.
Вакциналаштыруның файдасы яки зыяны ни дәрәҗәдә дигән сорауга җавап табу өчен без Казанның 4 нче поликлиника бүлеге педиатры, югары категорияле табиб Ольга Михайловнаны балалар бакчасыныә гомуми әти-әниләр җыелышына чакырдык. Ул үзенең чыгышында:
- Прививкалар эпидемияләр китереп чыгаручы инфекцияле авыруларны булдырмас өчен ясала. Аларның күбесе тиз тарала һәм өзлегү, хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Вакциналаштыру нәтиҗәсендә безнең илдә кызамык, дифтерия, полиомиелит, В гепатиты, туберкулез ише каты авырулар саны кимеде. Димәк, вакциналаштыруның файдасы күзгә күренерлек. Прививка дөрес ясалган очракта аннан бер дә куркырга кирәкми. Вакциналаштыру куркынычсыз булсын өчен баланы педиатр тикшерергә тиеш. Прививка ясалган балалар да инфекцияле авырулар белән авырырга мөмкин. Әмма бу очракта авыру җиңел формада, катлаулануларсыз узачак. -
Акция "Добрая Казань" 07.09.2017

В рамках Недели добра на территории парка «Сосновая роща» 9 сентября 2017 года с 10.00 до 13.00 состоится районная благотворительная ярмарка добра. На территории парка развернется благотворительный базар, где можно будет приобрести поделки и сладости, созданные учащимися районных школ и ДОУ. Кроме того, всех гостей ожидает насыщенная концертно-развлекательная программа.
-
Белем көне 01.09.2017

Олы бәйрәм бүген бездә,
Ул - беренче сентябрь.
Шатлык балкый йөзләрендә,
Бүген син дә, мин дә бер.
Көмеш кыңгыраулы сентябрем,
Алтын аем, уз түрдән.
Бармы икән тагын шулай
Безнең кебек сине үз күргән.
-
Алма бәйрәме 18.08.2017

Август муллык ае гына түгел, бәйрәмнәргә дә бай. Бер-бер артлы «Бал спасы» («Медовый спас»), беренче «Алма спасы». «Алма спасы» – халкыбызның борынгыдан килгән бәйрәмнәре. Әйе, бал аертыр, бакчаларда алмалар өлгерер чак җитте. Ә әти-әниләр балалар белән бердектә бакчаларыннан нинди сортлы алмалар алып килмәгәннәр!. Ник шуларга куанмаска, ничек инде җыелышып, шул шатлыкны уртаклашмаска?! Шулай уйлаштык та балалар бакчасында «Алма бәйрәме» дигән балалар иртәсе үткәреп алырга булдык. Бу – борынгы бәйрәм. Рус һәм татар халык җырлары, дәртле биюләр чиратлашып барды. Балалар хәтта белгән җырларга кушылып утырдылар. Әле моңга салып, әле күңелләрне кузгатып җыр артыннан җыр агылды, ә зурлар төркеменә йөрүче балалар дәртле биюләре белән җилкендерделәр. Концерттан соң төрле уеннар оештырылды. Анда балалар бик теләп катнаштылар.
-
Экологик атналык 14.07.2017

Экология дөньякүләм әһәмятле, мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге белән бүген бөтен кеше алдына килеп басты. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрак, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында. Куе кара урманнар, яшел болыннар,тирән сулы елгалар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез.Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Экология проблемасының үзебез яши торган җирдә тирәлектә дә чагылуы без- тәрбиячеләрдә борчылу тудыра һәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә аны урап алган мөһит , тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.
Тәрбияви бурычларны тормышка ашыру максатыннан балалар бакчасында бик күп кырлы эш алып барыла. Җәйге сәламәтлек һәм чыныктыру чорында үткән атна “Экология атналыгы” исеме астында үтте. Тәрбиячеләр балалар белән әңгәмә үткәрделәр, рәсем күргәзмәсе, әкиятне сәхнәләштерделәр. Шулай ук төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак, ком белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне тагы да яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәсен камилләштерә. Тәҗрибә ярдәмендә балалар яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән төрле нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.(Чиста һәм пычрак суның үсемлекләргә йогынтысы; яхшы ашлы туфрак һәм чүпле туфракта үсемлекләрнең ничек үсүе; суның төрле халәтләре белән танышу һ.б.)
-
Сәламәт тәндә- сәламәт акыл 07.07.2017

Балачак –үзенчә серле тылсымлы, шатлыклы дөнья. Бу тылсымлы дөнья кайда бар соң? Әйе,әйе балалар бакчасында! Чөнки,балаларга бакчада, сәламәтлекләренә зур йогынты ясала.
Бүгенге көндә - рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулар арасында иң әһәмиятлесе,үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – спорт уеннары.
Безнең балалар бакчасында балаларны рухи һәм физик сәламәтлеген саклау проблемасы һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Балаларның сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Бакчада сәламәтлек көннәре, спорт ярышлары, төрле бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре, оештырыла. Бакча һәрвакытта да ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Үткәрелгән күпчелек чаралар әти-әниләр белән берлектә үткәрелә. Аның максатлары булып: балалар һәм әти-әниләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, балаларда үз сәламәтлегенә карата җаваплы караш, әти-әнисе белән горурлану хисе тәрбияләү булып торды.
Балаларның һәрьяклап үсешенә, сәламәтлеген ныгытуга, яшь организмны чыныктыруга ярдәм итү, балаларда физик, әхлакый һәм ихтыяр көче, үзләрен тәртипле тоту күнекмәләрен тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ булдыру максатыннан без балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән сәламәтлеккә багышланган күп чаралар үткәрәбез. Үткән атна “Сәламәт тәндә -сәламәт акыл” девизы астында үтте. Тәрбиячеләр атна ахырында балалар белән спорт уеннары оештырдылар. Балалар уеннарда бик теләп катнаштылар.






