• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад №321 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения» Кировского района г.Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420102, г. Казань, ул. Чкалова, д. 11А
Телефон: +7(843)-555-20-85;+7(843)-554-01-32
E-Mail: Ds321.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ " Детский сад №321"
Руководитель: Гиниятова Гульфина Наилевна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 119 детей, в том числе иностранных граждан: 3
У нас учат: 12 основных педагогов; 1 педагог по внешнему совместительству

Новости детского сада №321

Әниләр көне

Опубликовано: 27.11.2016

Ана - 
Бөек исем, 
Нәрсә җитә ана булуга; 
Хатыннарның бөтен матурлыгы, 
Бөтен күрке ана булуда!.. 


Әни... Нинди матур сүз бу! Бу сүзне һәркем үзенең иң кадерле, иң якын, иң газиз кешесенә әйтә. Шушы бер сүздән әниләр безнең шатлыкны да, кайгыны да белә. Шушы сүз аша әниләр безнең уйларны дә сизә. Чөнки "әни" сүзе һәркемнең йөрәгендә туа, ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. "Әни" дип эндәшә алган кеше нинди бәхетле! Әниләр безне тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, дөньяга китергән. Бәхетле, тәүфыйклы бала булсын дип теләк теләп, ак биләүгә биләгән. Еласак, юаткан, моңлы бишек җырлары җырлап йоклаткан, татлы йокыбыздан иркәләп уяткан. Авырсак, төн йокыларын калдырып, безне баккан. Безнең уңышларыбызга сөенгән, кайгыларыбызга көенгән. Үзенең йөрәк җылысын, мәхәббәтен кызганмаган, гомер буе безгә иң зур терәк, олы киңәшче булган, яшәү өчен көч биргән. Әниләр безне кешеләргә карата шәфкатьле, ярдәмчел булырга, хезмәтне яратырга өйрәткән, зур тормышка әзерләгән. Тормыш йөген ир-ат белән бергә җигелеп тартучылар да, гаилә учагын сүндерми саклаучылар да – әниләр. Боларның барысы өчен дә без әниләргә бик зур рәхмәтле! Дөньяда әниләрдән дә изге зат юктыр. Ана өчен бала  – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Олыгаеп, чәчләргә чал кергән булса да, әниләр өчен без һаман бала булып калабыз. 

Әни – җирдә иң кирәкле кеше, 
Әниләрнең белик кадерен. 
Җил-давылдан саклап үстергән ул, 
Кызганмыйча бөтен гомерен. 
Кая барма, шунда әнкәй йөзе, 
Кая барма – әнкәй күңелдә. 
Бары әни генә синең өчен 
Җанын биреп яши гомергә. 

 Кадерле, хөрмәтле әниләр! Сезне чын күңелдән күркәм бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезнең һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, ак бәхетләр, гаиләләрегезгә иминлек телибез. Газиз балаларыгызның игелеген күреп, яраткан әни һәм әби булып, шатланып-куанып яшәүләр насыйп булсын!



К списку новостей