• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • МБОУ "Старотябердинская средняя общеобразовательная школа им. М.К.Кузьмина" Кайбицкого муниципального района РТ / "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы М.К.Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старотябердинская средняя общеобразовательная школа имени М.К.Кузьмина» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422337, РТ, Кайбицкий район, с. Старое Тябердино, ул. Советская, д. 27
Телефон: +7(843)-703-62-06
E-Mail: Sstb.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старотябердинская сош им.М.К.Кузьмина" Кайбицкого МР РТ
Руководитель: Акрымов Артур Александрович
Год основания учреждения: 1937
У нас учатся: 32 учащихся, 11 воспитанников
У нас учат: 14 учителей, 2 воспитателя

Новости школы

Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада

Опубликовано: 06.03.2014

   Мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә.  Әлеге чара Татарстандагы телләрне өйрәнү, саклау һәм үстерү дәүләт программасы кысаларында оештырыла. Аның төп максаты – татар телен үстерү өчен өр-яңа шартлар булдыру, Тукай телен Россиянең башка төбәкләрендә дә ныгыту, популярлаштыру. Бу исә әлеге тел бәйгесенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә. 

Халыкара  олимпиадада Иске Тәрбит урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары актив катнашты. Сайлап алу туры онлайн-тест формасында узды. Интернет-тест татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы  һәм мәдәниятенә  караган биремнәрне үз эченә алган иде.

Онлайн-тестны уңышлы узганнан соң, олимпиаданы оештыру комитеты сайлап алу турында катнашучыларга тагын  өстәмә биремнәр тәкъдим итте.

 Сайлап алу турында иң күп балл җыйган һәм өстәмә биремнәрне эшләгән катнашучылар  исемлеге билгеле булды. Татарстан Республикасының татар мәктәпләре арасыннан конкурска һәр сыйныфтан нибары  7шәр  кеше сайлап  алынган. Шунысы куанычлы: 7 укучы арасында Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да бар: 9 нчы сыйныфтан Шапеева Надежда, 11 нче  сыйныфтан Иреева Ириналар (укытучылары: Васильева Р.Н.) икенче турда катнашу хокукына ия булдылар. Алар 23-27 нче  апрельдә  йомгаклау турында  көч сынашачак. Биредә Рәсәйнең төрле почмакларыннан, Казахстан,  Үзбәкстан  һәм  башка  чит ил укучылары да катнаша.  

 Йомгаклау турының берничә  этабы бар:

– телдән аралашу конкурсы;

– язма конкурс;

– иҗади конкурс.

Без укучыларга уңышлар телибез!



К списку новостей