Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старотябердинская средняя общеобразовательная школа имени М.К.Кузьмина» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422337, РТ, Кайбицкий район, с. Старое Тябердино, ул. Советская, д. 27 |
| Телефон: | +7(843)-703-62-06 |
| E-Mail: | Sstb.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старотябердинская сош им.М.К.Кузьмина" Кайбицкого МР РТ |
| Руководитель: | Акрымов Артур Александрович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 32 учащихся, 11 воспитанников |
| У нас учат: | 14 учителей, 2 воспитателя |
Новости школы
21 февраль - Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 21.02.201421 нче февраль – Халыкара туган тел көне. Әлеге чарага багышланган Туган тел бәйрәме Иске Тәрбит урта гомуми белем бирү мәктәбендә аеруча күңелле узды.
Бәйрәмгә әзерлек алдан башланды. Укучылар телгә багышланган сочинениеләр, шигырьләр яздылар, викторина сораулары, ребуслар, башваткычлар төзеделәр, тел турында кызыклы материаллар тупладылар. 6 нчы сыйныф укучылары “Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дигән стенгазета чыгарды.
21 нче февральдә чараны махсус сценарий буенча 11 нче сыйныф укучылары Ирина Иреева, Петр Краснов бик мавыктыргыч итеп алып бардылар.
Кичәдә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, һәм сәнгать институтыннан филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Баязитова Флера Саитовна, район мәгариф бүлегенең методисты Энҗе Гарифуллина да катнашты. Мәктәп директоры Васильев Анатолий Григорьевич татар теле һәм әдәбияты буенча конкурсларда актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Мактау кәгазе тапшырды.
Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуны истә тотып, укучылар халкыбызның моңлы көйләрен, шагыйрьләребезнең тел турында матур шигырьләрен сөйләделәр. Егорова Марина, Петухова Диана, Васильев Сергей, Симушкина Диана, Капитонова Изабеллаларның шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләре аерым игътибарга лаек. 6 нчы сыйныф кызлары Иванова Диана, Давыдова Анита, Николаева Анжелаларның керәшен җырларын оста итеп башкарулары таң калдырды. Бәйрәмдә 11 нче сыйныф укучылары бик актив катнашты. Мәзәкчеләр Шпакова Анжела һәм Руслан Томлеевлар, шул ук сыйныф укучыларының ансамбль чыгышы тамашачыларда уңай хисләр тудырды.
Иске Тәрбитнең “Саудияр” ансамбле исә бәйрәмгә ямь өстенә ямь бирде.
Иске Тәрбитнең өлкән апаларыннан берсе Ирина Шоркина халкыбызның борынгы җырларын бүләк итте. Ирина апа яшь чакларда җыр башлаучы булган. Аның тавышына әле дә сокланырлык.
Керәшен тел үзенчәлекләрен өйрәнүче галимә Флера Баязитова: «Зур рәхмәт сезгә, рәхәтләнеп ял иттем, күптәнге танышларым белән очраштым, телевидениене чакырасы калган” дип, сөенечләрен уртаклашты. Иске Тәрбиткә килүе дә очраклы түгел. Ул үзе дә төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тел диалектларын, йолаларын, фольклорын, көнкүреш үзенчәлекләрен өйрәнгән, аларны туплап, халкыбызның киң катлауларына ирештергән.
Туган телне саклау, аның сафлыгы өчен көрәшү - һәркемнең изге бурычы. Иске Тәрбитлеләр моны аңлый.
Римма Васильева
Иске Тәрбит
К списку новостей











