Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, с. Малые Кайбицы, ул. Школьная, д. 10А |
| Телефон: | 88437030664 |
| E-Mail: | Detskiy.Malokaybicki@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» |
| Руководитель: | Сибгатуллина Альбина Альбертовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 20 воспитанника |
| У нас учат: | 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малокайбицкий детский сад «Сандугач» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»-"Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы Кече Кайбыч "Сандугач" балалар бакчасы"муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
журналлар укыйбыз 25.01.2018

Без балалар бакчасында ай саен "Салават күпере","Непоседа" журналлары белән танышып барабыз.Анда кызыклы хикәяләр,уеннар,башваткычлар,матур шигырьләр күп.Журнал белән балаларга күчтәнәч тә килә.
-
уеннар вакыты 22.01.2018

Балалар буш вакытта үзләре теләгән уеннар уйныйлар.Яңа уеннарны тәрбияче апалары беренче үзе уйнап күрсәтергә тиеш.Тәрбияче үзе кызыклы итеп уйнаучы уенчы булса гына балалар тагында кызыксынып уйный башлыйлар.Бүген балалар яңа уен өйрәнделәр.
-
Ярмаларны ябыштырып эшләдек 16.01.2018

Балалар төрле ярмалардан тәмле боткалар гына пешереп була дип уйлаган булсалар ,бүген үз куллары белән карабодай ярмасын кәгазьгә ябыштырып искиткеч матур рәсемнәр ясадылар.Ясаган иҗатлары үзләренә дә бик ошады.Бүгенге шөгыльләре бармак моторикасын үстерүдә дә бик файдалы булды.
-
Туп белән уеннар 11.01.2018

Бер туп белән күпме уеннар уйнарга була.Алар гади,ихлас,кызыклы килеп чыксын өчен без балалар белән көн саен төрле туплы уеннар уйныйбыз.Шулай ук төрле күнегүләр өйрәнәбез.Балалар андый күнегүләрне бик теләп ясыйлар.
-
Бүген Халыкара Рәхмәт көне 11.01.2018

11 январь – иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе- Халыкара “Рәхмәт” көне.
Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде бәләкәйдән үк беләбез. Тормышта гына ул “җылы сүзләр”нең мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора- кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Ә ул тойгыларсыз яшәү рәвеше дә караңгы һәм ярлы булыр иде. Халык юкка гына “Бер рәхмәт мең бәладан коткара” димәгән.Безнең балалар бакчасында да бүген бәйрәм икәнен онытмадылар.Йокларга ятканда да бер-берсенә балалар тыныч ,шатлыклы көннәр теләп рәхмәтләр әйттеләр,кул бирештеләр.
-
Для родителей
10.01.2018
Уважаемые родители!
Для получения компенсации части родительской платы и дополнительной компенсации возможна подача электронного заявления на Потрале государственных и муниципальных услуг.В связи с чем, предлагаем Вам ознакомиться с порядком подачи заявления.
Подача электронного заявления
Для подачи электронного заявления Вам потребуется:
компьютер;
доступ к Интернету;
регистрация стандартной учетной записи в Единой системе идентификации и аутентификации (ЕСИА) по адресу esia.gosuslugi.ru/registration;
регистрация на Портале - «Личный кабинет».
Для входа на Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан необходимо перейти по ссылке uslugi.tatarstan.ru
-
Бакчаны сагынып килгәннәр 10.01.2018

Яңа ел ялларыннан соң балалар бакчаны,дусларын,тәрбияче апаларын бик сагынып килгәннәр.Алар югында тәрәзә тебендәге гөлләребез дә шау чәчәккә күмелеп куйганнар.Балалар бүлмә гөлләренең дә тере икәнлекләрен күзаллыйлар.Килгәч тузаннарын сертелләр,су сиптеләр.Тәрбияче апалары балаларга гөлләр өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирәләр,аларга яктылык ,ашлау,җылылык,һава кирәклеген аңлаталар.
-
Встреча с сотрудниками ГИБДД 27.12.2017

Согласно плана совместной работы ДОУ с ГИБДД и годового плана,в нашем детском саду состоялась праздничная встреча с сотрудниками ГИБДД Кайбицкого муниципального района РТ.Они провели с детьми содержательную беседу в связи с проводимым Всероссийским месячником "Внимание-дети!" и подарили подарки.
-
Буген бездэ Яңа ел! 26.12.2017

Бүген "Сандугач"балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булып үтте.Балалар матур киемнәрен киеп бәйрәмнең төп кунакларын каршы алдылар.Кыш бабай белән Кар кызына җырларын,шигырьлэрен,матур биюләрен күрсәттеләр.Әлбәттә инде,Кыш бабай белән Кар кызыда балалар белән шаярып,уйнап,биеп алдылар һәм балаларга бүләкләр өләштеләр.
-
Яңа ел бәйрәменә рәхим итегез!
25.12.2017
Ак карларын,бураннарын уйнатып Яна 2018 ел якынлаша.Безнең "Сандугач" балалар бакчасында 26 декабрь көнне сәг.9 Яңа елга багышланган бәйрәм узачак.Барлык әти-әниләрне,авылдашларны бәйрәмебезгә чакырабыз.



