Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Шахмат ярышлары 06.04.2019
Районыбыз оешуга 28 ел булу уңаеннан “Салават күпере”спорт сәламәтләндерү комплексында мәкәктәп укучылары арасында шахмат ярышлары булып узды. Бу ярышта безнең мәктәп командасы да катнашты. -
"Без бергә!" 05.04.2019
Бар районның иң талантлы мәктәп балаларын җыйган балалар сәнгате иҗаты фестиваль-конкурсы шундый исем астында үтте.5 нче апрель көнне Югары Ослан мәдәният йортында “Без бергә” конкурсының зональ этабы узды. Бу конкурста укучыбыз Хикматуллина Кадрия Айгөл Сәлимулловна җитәкчелегендә уңышлы гына чыгыш ясап кайтты. -
Әлифба бәйрәме 05.04.2019
Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар .Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме . -
"Без бергә!" 02.04.2019

Районыбызда республика күләмендәге балалар халык иҗаты фестивале “Без бергә!” конкурсының муниципаль этабы узды. Бу конкурста безнең мәктәп укучылары да актив катнашты. “Народный вокол”номинациясенең урта яшьләр төркемендә чыгыш ясап, укучыбыз Хикматуллина Кадрия беренче урынга лаек булды һәм зона этабында чыгыш ясаячак.
-
Балалар китабы көне 02.04.2019
2 апрель -Балалар китабы көне. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле. Бу көнне мәктәп китапханәсендә укучы балалар аеруча күп булды. Алар китапханәче белән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Алар өчен "Балалар китабы-сихри бер дөнья" дип исемләнгән күргәзмә дә эшләде. -
“Язның беренче кунаклары” 01.04.2019
Мәктәбебез укучылары арасында “Язның беренче кунаклары” дип аталган сыерчык оялары конкурсы үткәрелде. Бу конкурста 5 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Илмаз әтисе Илшат белән ясаган сыерчык оясы 1 нче урынга лаек булды. Афәрин! -
Педкиңәшмә 30.03.2019
III-чирек йомгаклары буенча үткәрелгән педагогик киңәшмә “ Укытучы-укыту эшчәнлегендә төп звено”дигән темага эшлекле уен рәвешендә үтте. Эшлекле уен укытучыларның вакытны дөрес бүлү,тиешле эшләрне планлаштыра белүне камилләштерүгә юнәлтелгән иде. -
Каюм Насыйри укулары 29.03.2019
Мәктәбебез укучысы Сабиров Сәйдәш Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә уткән Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләрнең XVII регионара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты һәм “Туган як”секциясендә 2 нче урын алды. -
Имтиханнарга әзерлек 28.03.2019
9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтиханнарга әзерлек эшләре алып баралар. -
Хуш киләсең, Нәүрүз! 25.03.2019

Март ае-яз башы,бик матур ай.Бу ай озак заманалар буена яңа елның беренче ае булып йөргән.Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты-21 нче март, Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләп үтелгән.Нәүрүз-язны каршылап,язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бу бәйрәм быел клубта авыл халкы белән зурлап уздырылды.Өлкәннәрдә,балалар да уеннарда теләп катнаштылар. Хәтта, Кыш бабай белән Нәүрүз кызы көч сынаштылар.Бәйрәм кайнар коймак белән чәй эчү белән тәмамланды.











