Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 94 учащихся / 94укучы, 2 воспитанника/ 2 тәрбияләнүче |
У нас учат: | 16 учителей / 16 укытучы; 2 воспитателя/ 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Алдынгылар хәрәкәте"нең җирле бүлекчәсе советы рәисен сайлау 30.10.2023Бүген "Алдыңгылар Хәрәкәте"нең җирле бүлекчәсе советы рәисенә сайлаулар узды.Әлеге сайлауларга мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Азалия дә үз кандидатурасын тәгъдим итте.Сегодн прошли выборы на пост председателя местного «Совета Первых». «Совет Первых» - это коллегиальный орган участников «Движения Первых», благодаря которому дети получают возможность реализовать свои проекты и идеи, направленные на улучшение школьной жизни.На эти выборы выдвинула свою кандидатуру ученица нашей школы Хайруллина Азалия.
-
Укучыларның тормыш шартлары белән танышу 30.10.2023
Урсак авылыннан килеп укучы укучыларның тормыш шартлары белән танышу.
-
Халыкара пешекчеләр көне белән! 20.10.2023
20 октябрь – Халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел тынычлыгы һәм сәламәтлек телибез. Кызыл йолдыз ордены кавалеры Миннуллин М.К. Исемендәге отрядның иң яшь армиячеләре мәктәп ашханәсе пешекчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
-
Дару үләннәре 16.10.2023
Безнең мәктәбебез дә республика күләмендә уздырылган дару үләннәре җыеп тапшыру буенча проектка кушылды. Иң беренче эш итеп укучыларыбыз белән дару үләннәре турындагы белемнәребезне баеттык, аларны җыю һәм киптерү кагыйдәләре белән таныштык. Бу эшне укучыларыбыз бик теләп башкардылар.
-
Мөһим сөйләшү - Разговор о важном 16.10.2023Ватан киносы үсеше төп фильмнарны гына чагылдырмый, илнең үсеш этаплары, аның киләчәге образын да модельләштерә. Кино, әдәбият һәм театр белән бергә, кешегә үзен «Көзге» дәге кебек күрергә, үз гамәлләрен бәйләргә мөмкинлек бирә. Геройларның гамәлләре белән анализлау һәм рефлексияләү, яңа белемнәр алу, һөнәрләр дөньясы, талантлы кешеләрнең иҗаты, тарихы һәм ил мәдәнияте белән таныштыра.
-
Бөтендөнья татарча диктант язды 13.10.2023Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, татар әдәби телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән.Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр үткәрелде. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. 2022 елда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында узды. Әлеге акциядә безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары бик теләп катнашты.
-
Укучыбыз көрәш бәйгесендә катнашты 13.10.2023
-
Аулак өй - көрәш 07.10.2023«Аулак өй – баттл» проекты буларак Татарстанда танылып киткән әдәби бәйге «Аулак өй – көрәш» дигән яңа исем белән төбәкара чарага әверелгән.Бүген Кайбыч районында төбәкара «Аулак өй – көрәш» бәйгесе ярышлары узды. Әдәби викторинада җиңүче исеменә 5 команда ярышты – Кайбыч урта мәктәбе, Кошман мәктәбе, Хуҗа Хәсән мәктәбе, Чәчкаб мәктәбе, Чүти мәктәбе.«Халкыбызның гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнү максаты белән бүген аулак өйгә җыелабыз. Әдәбият дәресләре кыскартылган чорда «Аулак өй – көрәш» кебек бәйгеләр укучыларга татар әдәбиятын таныту, кызыксыну уяту мөмкинлеге ача», – диде «Аулак өй – көрәш» проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Закирова.Безнең мәктәп укучылары әлеге көрәштә икенче урынны, ә инде өлкән буын укытучылар командасы беренчелекне яулап кайтты. Алга таба да уңышлар насыйп булсын!Котлыйбыз!
-
Мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде 05.10.2023
2023 нче елның 5 нче октябрендә Кошман төп гомуми белем мәктәбе укучылары үзләренең укытучыларын һәм ветеран укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм алар хөрмәтенә концерт куйдылар. Бәйрәм барышында укытучылар төрле сорауларга җавап бирделәр.
-
Укытучыларыбыз хезмәте югары бәяләнде 05.10.2023
Кайбыч мәдәният йортында укытучыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан зур тантана узды. Әлеге бәйрәмгә барлык мәктәпләрдән дә балаларга белем һәм тәрбия бирүче педагоглар, хезмәт ветераннары чакырылган иде.
Районыбыз башлыгы Рәхмәтуллин Альберт Илгизәр улы укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирде. аларга хөкүмәт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында безнең мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучылары Хәмидуллина Мәдинә Сәлимхан кызы һәм Вилданова Динә Рәшит кызы да бар иде.