Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 70 учеников /70 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
"Лыжня Татарстана-2023“ 13.02.2023

11 нче февраль көнне мәктәптә "Татарстан чаңгы юллары-2023“ дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды. Анда авыл советы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. Ярышка страт бирелгәнче катнашучыларны Чүти авыл җирлеге башлыгы Тараканов Петр Петрович һәм Чүти урта мәктәбе директоры Хөснетдинов Рәис Гәрәфетдин улы котладылар. Алар чаңгычыларга яхшы кәеф, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
11 февраля в школе прошла массовая лыжная гонка "Лыжня Татарстана-2023“. В нем приняли участие работники сельсовета, школьники, учителя. Перед стартом соревнований участников поприветствовали глава Чутеевского сельского поселения Тараканов Петр Петрович и директор Чутеевской средней школы Хуснутдинов Раис Гарафутдинович. Они пожелали лыжникам хорошего настроения, здоровья и удачи.
-
“Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтты мине юлларым” 01.02.2023

“Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайтты мине юлларым” дигән тема астында мәктәптә студентлар белән җылы очрашу булып үтте. Эле мәктәптән китүләренә биш-алты ай гына үтсә дә, алар инде студентлар. Студентлар үзләренең яраткан мәктәпләрен, яраткан укытучыларын сагынып килгәннәр.
Аларның югары сыйныф укучыларына бирер киңәшләре дә бар. Һәрбер студентның телендә : “тырышып укырга”, “ монда алган белемнәр югары уку йортында бик кирәк”. Очрашу җыр-бию, уеннар белән аралашып барды. Мәктәбебезнең укучылары- студентлар очрашудан бик канәгать булдылар.
-
«Тату сыйныф серләре» 26.01.2023

Бүген «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы узды.
-
Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр. 23.01.2023

Бүгенге «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» кысаларында чираттагы дәрестән тыш чара”Кибер куркынычсызлык” темасы буенча узды. Дәреснең максаты: санлы ресурсларны һәм җайланмаларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле куллану культурасын формалаштыру, челтәрдәге куркынычсызлык нигезләре белән танышу һәм санлы грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.
Сегодня очередное внеурочное занятие в рамках «Разговоры о важном» состоялось по теме «Кибербезопаность». Цель занятия: формирование культуры безопасного и эффективного использования цифровых ресурсов и устройств, знакомство с основами безопасности в сети и повышение уровня цифровой грамотности.
-
Акция "Покормите птиц зимой" 16.01.2023

Зима-трудное время для птиц. Что может сделать для них человек в эту пору?
Стало уже традицией участие в экологической акции «Покормите птиц зимой!», которая проводится ко Дню зимующих птиц в России.
Обучающиеся объединения «Любители природы» не остались в стороне и присоединились к проведению данной акции.
В рамках акции дети расширили представление о зимующих птицах, об условиях их жизни, учились узнавать птиц по внешнему виду. Вместе с родителями изготовили кормушки. Узнали, что птицы зимой боятся не холода, а голода. Прочитали стихи, пословицы, разгадывали загадки о зимующих птицах нашей местности. Ребята узнали, как правильно подкармливать птиц зимой (чем можно кормить, а чем нельзя).
-
Кышкы лагерь "Кояшкай" 02.01.2023

Мәктәбебездә 9,11 нче сыйныф укучылары өчен кышкы лагерь эшли башлады. Укучылар Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерләнәчәкләр hәм күңелле итеп ял да итәчәкләр.
-
Педагогик киңәшмә. 30.12.2022

Бүген мәктәптә яртыеллык нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үтте.
-
Мәктәптә Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде. 27.12.2022

27 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмебез төрле уеннар, тамашалар, концерт программасы белән үрелеп барды. Кыш бабай һәркайсына капчыгыннан бүләкләрен өләште.
Бәйрәм үткәрү өчен бүләкләр алып биргән спонсорларыбызга бик зур рәхмәтебезне эйтәсебез килә. Бәхет кояшы сезнең өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен.
-
Телефон доверия 20.12.2022

-
«Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» 07.12.2022

Бүген мәктәптә зур бәйрәм булды. Зур Тәрбиттә белем алучы 3а сыйныфы укучылары әти-әниләре белән берлектә Чүти урта мәктәбенә кунакка килделәр. Очрашу башлангыч сыйныф укытучысы Биктимирова Рушания Ярхәметдин кызы үткәргән осталык дәресе белән башланды. Укучылар аңа ияреп тиз арада әниләренә бүләк тә әзерләделәр. Аннан очрашу актлар залында дәвам итте. Мәктәп директоры Рәис Гарәфетдин улы Хөснетдинов укучыларга һәм әти- әниләргә мәктәпнең барлык таләпләргә дә җавап биргәнлеге турында сөйләде. Музей, спорт зал, китапханә, ашханәләргә экскурсия ясалды. Актлар залыннан әти-әниләр һәм укучылар спорт залына юнәлделәр. Анда «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярыш үтте. Жюри әгъзалары Бикбов Ильдар Мингали улы белән Биктимирова Рушания Ярхәметдин кызы һәр гаиләнең чыгышына гадел бәя биреп торды. Спорт ярышлары бик күңелле үтте. Бәйрәмнән барлык әти-әниләр дә, укучылар да канәгать калды. Иң актив гаиләләр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.





