Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа» Староказеевского сельского поселения Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге "Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422834, РТ, Камско-Устьинский район, с. Старое Казеево, ул. Ленина, д. 15 |
| Телефон: | +7(843)-773-04-89 |
| E-Mail: | SSkaz.Kam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа" |
| Руководитель: | Гимранов Ильшат Мударисович |
| Год основания учреждения: | 1954 |
| У нас учатся: | 55 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старо-Казеевская средняя общеобразовательная школа» Староказеевского сельского поселения Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Иске Казиле авыл җирлеге "Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе"гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
Класс җитәкчеләре конкурсының 1 этабы 13.02.2017

Тәрбия өлкәсендә педагогларның һөнәри осталыклары конкурсы кысаларында "Класс җитәкчесе -2017" бәйгесенең 1нче этабында 12 катнашучы арасында 9 сыйныф җитәкчесе Хайруллина Р. уңышлы чыгыш ясап, беренче "дүртлеккә" керде.
-
Парламент дәресе 11.02.2017

Бүген мәктәбебездә "Татарстан. Стратегия- 2030" темасына парламент дәресе булып узды. 8-11 нче сыйныф укучылары алдында Кама Тамагы муниципаль район советы депутаты Илдус Хатип улы Сагдиев чыгыш ясады. Дәресне тарих Һәм җәмгыять белеме укытучысы Яруллина Л.К. әзерләде һәм алып барды.
-
Әфганчылар белән очрашу 11.02.2017

15 нче февраль- Совет гаскәрләрен Әфганстан җирлегеннән чыгарылган көне. Шул уңайдан 11 февраль көнне Иске Казиле мәдәният йортында өлкән сыйныф укучыларының Әфганстан җирендә үзләренең интернанациональ бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашулары булды. Очрашуда гаилә членнары, туганнары һәм якыннары катнашты.Концерт программасы күрсәтелде, әфганчылар Әфган җирендә үткәргән көннәре, сугыш вакыйгалары турында сөйләделәр, укучылар биргән сорауларга җавап бирделәр.
-
Чаңгы юлы - 2017 11.02.2017

Мәктәптә "Чаңгы юлы- 2017" үткәрелде. Әлеге чарада укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз катнашты.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2017

1 сыйныф укучылар Әлифба белән хушлашты.
-
Искиткеч әйдаман 06.02.2017

"Искиткеч әйдаман" республика конкурсының муниөипаль турында 10 сыйныф укучысы Валиев Инсаф җиңүче булды. Аңа республика турында уңышлар телибез.
-
Мәгариф хезмәткәрләре спартакиадасы 04.02.2017

Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында мәктәбебез командасы 1нче урын алды. Укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
"Тизрәк, җитезрәк, өлгеррәк". 03.02.2017

"Батырлык айлыгы" кысаларында төрле ярышлар, сыйныф сәгатьләре үткәрелү дәвам итә. Бүген исә "Күңелле стартлар" да үз көчләрен башлангыч сыйныф укучылары сынады. Алар 2 командага бүленеп, урамда төрле ярышларда үзләрен сынап карадылар. Ахырдан "Дуслык" җиңде. Балалар көчле, сәламәт булыр өчен. һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә кирәк дигән фикердә калдылар.
-
"Алар безгә җиңү китерде" 02.02.2017

2 февраль- Совет гаскәрләренең немец фашистларын Сталинград шәһәре янында җиңү көне. Шул истәлекле вакыйга уңаеннан, "Батырлык" айлыгы кысаларында сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Балалар шул темага багышланган документаль фильмнар карадылар, мәктәп музеена барып, Сталинград фронтында катнашкан якташларыбызны искә алдылар.
-
Автомат сүтеп җыю ярышы 01.02.2017

Мәктәбебездә Батырлык айлыгы дәвам итә. Шул уңайдан бүген автомат сүтеп- җыю буенча ярыш үткәрелде. Анда 7-8 нче сыйныф укучылары көч сынашты.




