Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423620, Республика Татарстан, Елабужский район, село Морты, улица Молодежная 2-я, дом 20 |
| Телефон: | +7(855)-577-42-67 |
| E-Mail: | Smort.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мортовская основная школа" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Хадиев Фаниль Василович |
| Год основания учреждения: | 1938 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся и 15 детей дошкольной группы, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 12 учителей, 2 воспитателя. Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мортовская основная общеобразовательная школа" Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Морт төп гомуми белем бирү мәктәбе” - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Аттестат о среднем образовании 25.06.2013

Cегодня состоялось торжественное мероприятие, на котором учащимся 9 класса были вручены аттестаты о среднем образовании. Поздравляем!
-
Минем туган җирем 25.06.2013

"Карлыгач" ял - сәламәтләндерү лагере. "Минем туган җирем" конкурсы.
-
Урман хуҗалыгына экскурсия 24.06.2013

-
Хәтер көне 22.06.2013

Бүген - Хәтер көне. 22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта...Сугыш вакыйгалары бездән ерагайган саен ветераннар сафы да сирәгәя бара. Безнең авылыбызда да бары тик ике сугыш ветераны яши. Сугыш чоры балаларын да искә алдык. Шуларның берсе - Альметьева Флёра апа белән очрашу булды. Флёра апа балаларга сугыш чорындагы тормышның авырлыгы турында сөйләде. Балалар игътибар белән тыңладылыр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Хәтер көне алдыннан 21.06.2013

Бүген "Карлыгач" балалары белән Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәсен матурладык.
-
Ленинград балаларын искә алу 20.06.2013

Бүген лагерьда Ленинград балаларын искә алдык.
-
"Килен биегән аланына сәяхәт" 19.06.2013

Безнең авылыбызның матур бер җирендә "Килен биегән" аланы бар. Ул аланда элек яшь киленнәрне биетеп караганнар. Аланның исеме дә шуннан килеп чыккан. Менә шунда без бүген "Карлыгач" балалары белән сәяхәткә бардык. Анда челтер-челтер чишмә ага, төрле кошлар сайрый, хуш исле чәчәкләр үсә. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, туйганчы каен җиләге ашадылар!
-
"Карлыгачта" Сабантуй!!! 18.06.2013

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык. Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә. Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр. Менә бүген "Карлыгач" ял - сәламәтләндерү лагеренда да Сабантуй бәйрәме гөрләп үтте. Балалар өчен бик күп уеннар, ярышлар оештырылды. Чүлмәк вату, капчыкта сикерү, авызга йомырка кабып йөгерү, җырлау, бию - берсе дә калмады. Әлбәттә, һәр бала да истәлекле призлар белән бүләкләнде.
-
Ягез әле, егетләр! 18.06.2013

Бүген шулай ук "Карлыгач" егетләре өчен "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе оештырылды.
-
Табигать - безнең йортыбыз 17.06.2013

Бүген "Карлыгач" балалары янә табигать кочагында.
Куанып хозурда йөргәндә,
Карурман куенына кергәндә,
Беркемнең каргышын алма син,
Күбәләк тә елап калмасын...
Сак бул син, сабыем, сак бул син,
Саклый күр табигать баласын.
Онытма, туган җир бер генә,
Кадерләрен аның бел генә...
Дәвала аның һәр ярасын,
Син бит соң табигать баласы!









