Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гадельшина Эльмира Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 252 учащихся; из них иностранных граждан: 1 учащийся |
| У нас учат: | 23 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
"Туган телем - иркә гөлем" бәйгесе / Конкурс "Туган телем - иркә гөлем". 12.02.2021

Бүген Туган тел айлыгы кысаларында 8 нче сыйныфта "Туган телем - иркә гөлем" бәйгесе үтте. Әлеге бәйге укучыларның туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү, аның матурлыгын тоярга өйрәтү максатларыннан үткәрелде.
Сегодня в рамках Месячника родного языка в 8 классе прошел конкурс "Туган телем - иркә гөлем". Конкурс проводился с целью закрепления знаний учащихся о родном крае, татарском языке, быте татарского народа, воспитания чувства гордости за свою нацию.
-
Татар халкы бизәкләре / Татарские народные узоры
11.02.2021
Бүген Туган тел айлыгы кысаларында гимназиянең 6, 10 нчы сыйныфларында "Татар халкы бизәкләре"н презентацияләү булды. Укучылар орнамент сүзенең мәгънәсенә төшенделәр, татар халкы бизәкләренең нинди төсләрдә, формаларда, кайда кулланылуын белделәр. Чыннан да, халкыбызның милли бизәкләре гаять бай.
Сегодня в рамках Месячника родного языка в 6 и 10 классах гимназии состоялась презентация "Узоры татарского народа". Учащиеся ознакомились со значением слова орнамент, узнали, какие цвета, формы и где используются татарские народные узоры. Поистине, национальный орнамент нашего народа очень богат.
-
“Җәлил шигырьләре төрле телләрдә” акциясе / Акция "Читаем Джалиля на разных языках" 10.02.2021

Муса Җәлил. "Сәгать".
Укый 5 нче сыйныф укучысы Гыйльметдинов Илдар.
Муса Джалиль. "Часы". Читает ученик 5 класса - Гильмутдинов Ильдар.
-
Юл иминлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән очрашу / Встреча с сотрудниками ГБУ БДД и ПДН 03.02.2021

Бүген безнең гимназиядә педагогик коллектив юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә хезмәткәрләре белән очрашты. Илназ Якупович барысын да балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды. Укытучылар һәм ата-аналар үзләре дә балаларга яктылык кайтаргычларның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында үрнәк булып торуларын искә төшерде. Чөнки кечкенә генә, әмма киемдә, сумкада яки башка нәрсәдәге мөһим элемент тормышны саклап кала ала. Шулай ук ул балалар өчен тотып тору җайланмалары нинди әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Әйтик, 2021 ел башыннан безнең республикада юл һәлакәтендә 3 бала үлгән инде. Кызганычка каршы, алар йә креслосыз, йә аңа эләктерелмәгән иде. Шуңа күрә хәзер Татарстан Республикасында "Бала - төп пассажир" акциясе бара. Аның барышында безнең гимназия укучылары - Бәдретдиновлар гаиләсе бүген балалар автомобиль креслолары белән бүләкләнде.
ПДН хезмәткәре укытучыларга укучыларның һәм ата-аналарының учетка алынырга мөмкин булган куркынычлары турыда сөйләде. Ата-аналар уяу булырга, һәрвакыт балаларының кайда булганнарын белергә тиеш.
Сегодня в нашей гимназии прошла встреча педагогического коллектива с сотрудниками ГБУ БДД и ПДД. Ильназ Якупович ознакомил всех со статистикой ДТП с участием детей. Напомнил, чтобы учителя и родители сами стали примером детям в том, как важно иметь светоотражатели. Ведь небольшой, но важный элемент на одежде, сумке или на чём0то другом может спасти жизнь. Также он подчеркнул, какое значение имеют детские удерживающие устройства. К примеру, с начала 2021 года в нашей республике погибли уже 3 ребенка. К сожалению, они были либо без кресел, либо не пристегнуты к ним. Поэтому сейчас в Республике Татарстан проходит акция "Ребенок - главный пассажир", в ходе которой учащиеся нашей гимназии - семья Бадретдиновых сегодня были награждены детским автомобильным креслом.
Сотрудник ПДН рассказала учителям о возможных рисках учащихся и их родителей попасть на их учет. Родители должны быть бдительны, всегда знать, где находятся их дети.
-
"Балачак илендә" китаплар күргәзмәсе / Выставка книг "В мире детства" 03.02.2021

Безнең гимназиядә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Балачак илендә" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балалар әдәбияты тәкъдим ителгән. Аны балалар зур кызыксыну белән укыйлар.
В нашей гимназии организована книжня выставка "В мире детства", посвященная Году родных языков и народного единства. На выставке представлена детская литература, которую дети читают с большим интересом.
-
"Без - Тукай оныклары" сыйныф сәгате / Классный час "Мы - внуки Тукая" 02.02.2021

Бүген Туган тел айлыгы кысаларында 2 нче "Б" сыйныфында халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Без - Тукай оныклары" исемле тәрбия сәгате узды. Талибуллина Г.Г. укучыларны Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Аның язылган әсәрләре буенча презентация күрсәтте. Китап сөюче балалар язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Сегодня в рамках месячника родного языка во 2 "Б" классе прошел классный час "Мы - внуки Тукая", посвященный великому поэту нашего народа Габдулле Тукаю. Талибуллина Г. Г. ознакомила учащихся с жизнью и творчеством Г. Тукая. Дети, любящие книгу, читали вслух стихотворения поэта.
-
Мәктәп спорт клублары уеннарының мәктәп этабы / Школьный этап спортивных игр школьных спортивных клубов 02.02.2021

Гимназиядә мәктәп спорт клубларының мәктәп этабы кысаларында ярышлар үткәрелде. Укучылар баскетбол һәм өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә ярыштылар. Җиңүчеләр муниципаль этапта катнашачак. Аларга уңышлар телибез!
В гимназии были проведены соревнования в рамках школьного этапа спортивных игр школьных спортивных клубов. Обучающиеся соревновались в таких видах спорта, как баскетбол и настольный теннис. Победители примут учатие в муниципальном этапе. Желаем им успехов!
-
Россиянең Хәрби дан көне — 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне / День воинской славы России — День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве 02.02.2021

2 февральдә бөтен ил буенча Россиянең Хәрби дан көне — 1943 елда Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләп үтелә. Сталинград сугышының 78 еллыгы кысаларында гимназиядә сыйныф сәгатьләре үтте. Анда 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Сугыш операцияләренең барышы, Бөек Ватан сугышында Сталинград сугышының күренекле шәхесләре һәм әһәмияте каралды. Әңгәмә слайд-презентацияләр һәм нәфис һәм документаль фильмнар карау белән үрелеп барды. Җимерелгән шәһәрнең фотосурәтләре һәм шул ук мәйданнарның һәм урамнарның заманча фоторәсемнәре укучыларда зур тәэсир калдырды.
2 февраля по всей стране отмечают День воинской славы России — День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве в 1943 году. В рамках 78 годовщины Сталинградской битвы в гимназии прошли классные часы, в которых приняли участие школьники с 1 по 11 классы. Рассмотрены ход боевых операций, выдающиеся личности и значение Сталинградской битвы в Великой Отечественной войне. Беседы сопровождались слайд-презентациями и просмотром художественных и документальных фильмов. Большое впечатление на учащихся произвели фотографии разрушенного города и современные снимки тех же площадей и улиц.
-
"Татар халык киеме" уены / Игра "Татарские народные костюмы" 29.01.2021

Туган тел айлыгы дәвам итә. Бүген 2 нче сыйныфта "Татар халык киемнәре" уены үтте. Балалар татар халык киемнәре һәм аларның тарихлары белән таныштылар, рәсемнәр буядылар.
Продолжается месяц родного языка. Сегодня во 2 классе прошла игра "Татарские народные костюмы". Дети познакомились с татарскими народными костюмами и их историей, раскрасили рисунки.
-
"Туган тел белгече" викторинасы / Викторина "Знаток родного языка"
28.01.2021
Бүген туган тел айлыгы кысаларында 6 нчы сыйныфта "Туган тел белгече" викторинасы узды. Укучылар төрле дәрәҗәдәге сораулар аша туган телдә үз белемнәрен көч сынаштылар. Табышмаклар, мәкальләр, хаталарны табу, сүзләрне дөрес төзү һ.б. биремнәрне үтәделәр. Әлеге чара күтәренке рухта, бик күңелле узды.
Сегодня в рамках месячника родного языка в 6 классе прошла викторина "Знаток родного языка". Учащиеся соревновались в своих знаниях на родном языке по различным уровням вопросов. Загадки, пословицы, нахождение ошибок, правильное построение слов и др. задания. Мероприятие прошло в приподнятом настроении.










