Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гадельшина Эльмира Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 252 учащихся; из них иностранных граждан: 1 учащийся |
| У нас учат: | 23 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Татар теленең киләчәге бармы? 18.02.2015

Бүген гимназиядә туган тел декадасы кысаларында 9-11 нче сыйныфлар арасында диспут оештырылды. Диспутның исеме "Татар теленең киләчәге" дип исемләнгән иде. Укучылар хәзерге көндә бик актуаль булган сорауларга җавап эзләделәр. Мәсәлән:
- Татар теленең бүгенге көндә хәле ни дәрәҗәдә?
- Сез татар телен саклап калу өчен нәрсә эшләр идегез?
Әйе, чыннан да, без туган телебезне саклап калырга, гаиләләребездә саф татарча сөйләшергә, аралашырга, матур әдәбият укырга тиешбез. Чөнки теле булмаган халыкның киләчәге юкка чыга. Онытмыйк бу сүзләрне ...
-
Әти белән бергәләп 18.02.2015

Бүген 1нче сыйныфта “Әти белән бергәләп” дигән кичә оештырылды. Сыйныф җитәкчесе Хәкимҗанова Земфира Марсель кызы әтиләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әтиләргә үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Әтиләр һәм малайлар арасында ярыш оештырылды. Һәркем үзенең сәләтен күрсәтте. Ярышта катнашучылар табышмаклар чиштеләр, аркан тарттылар, гер күтәрделәр, вакытка киенделәр, уенчык машиналар белән узыштылар, тупны кәрҗингә аттылар, кыршау әйләндерделәр, төрле командалар үтәделәр. Ярышта җиңүчеләргә медальләр тапшырылды. Кичә һәркемнең күңеленә хуш килде. Әтиләр үзләренең армия сафларында хезмәт иткән елларын искә төшерделәр, ә малайлар үзләренең көчләрен сынадылар. Ирек Мәхмүт улы баянда уйнады, балалар һәм әти-әниләр җырладылар, биеделәр. Бәйрәм өстәл янында, төрле тәм–томнар белән сыйлану, чәй эчү белән тәмамланды. Гаилә бәйрәме бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.
-
Итоги соревнований 17.02.2015

Сегодня были подведены итоги соревнований по спасательным работам в техногенных условиях, прошедших 14 февраля 2015 г. в здании СОШ № 2. По результатам соревнований «Гимназия №2» заняла 4-5 место, разделив его с «Гимназией №1». Хотим поблагодарить учащихся: Говоркова Алексея, Исмагилова Даниила, Бурнашеву Ильгину, Гребневу Ксению, Зырянову Алину, Гильмуллину Алину за активное участие и пожелать дальнейших успехов!.
-
"Теле барның иле бар"
16.02.2015
Туган тел декадасы кысаларында һәрбер сыйныфта "Теле барның иле бар" дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре узды. Бүгенге көндә татар халкы Рәсәйдә сан буенча икенче халык. Бөтен дөньяга танылган Кол Шәриф, Г. Тукай, Рудольф Нуриев, Алсу һ.б. - татар халкы уллары һәм кызлары. Телевидениедә дә татарча алып барулар елдан-ел арта, күбәя генә. Әлеге фактларны күрсәткән видеоязма укучыларда туган телләренә карата горурлык хисләре уятты. "Менә бит без, татарлар, нинди!" - дип әйтеп калдылар алар.
-
Мәңге хәтердә! 16.02.2015

Бүген, 16 нчы февраль көнне, гимназиябездә Бөек Ватан сугышына багышланган " Мәңге хәтердә" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Кунакка тыл һәм сугыш ветераннары чакырылды. Тарих укытучысы Ганиева Нурия Нургаяновна укучыларга һәм килгән кунакларга тынычлык һәм сугыш турында укытуның актив ысулларын кулланып сөйләде, сораулар бирде. Укучылар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләре дә ветераннарга сораулар бирделәр. Хөрмәтле кунакларыбыз үзләренең истәлекләре белән дә уртаклаштылар. Шуны әйтергә кирәк: беркем дә битараф алмады. Соңыннан очрашу чәй эчү белән тәмамланды.
-
Итоги недели английского языка 16.02.2015

Сегодня мы подвели итоги недели английского языка. На торжественной линейке из рук директора самые активные и наиболее отличившиеся классы и учащиеся получили памятные подарки и грамоты.
В конкурсе на лучшую валентинку победила Дюрягина Камилла 3-а класс, 2-е место у Якуповой Софии 4-б класс, 3-е у Заикиной Евы-ученицы 3-а класса.
По итогам Олимпиады среди учащихся начальных классов призовые места получили Сычков Ренат 4-а класс и Губайдуллина Алия 3-а класс.
В игре "Let' play English!" наиболее активным был Киселев Константин 3-б, Борисова Валерия 3-б и Минеев Кирилл 3-а класс.
В командных состязаниях по английскому языку среди 4 классов победила команда мальчиков 4-а класса "Golden Boys".
В игре "Who wants to be a millionair?" победительницей стала Кривилева Полина из 6 класса.
Участникам и победителям мы желаем дальнейших успехов!
-
Туган тел декадасы башланды! 14.02.2015

Бүгенге көннән алып 24 нче февральгә кадәр гимназиябездә туган тел декадасы үтәчәк. Аны ачу максаты белән татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан бөек герой-шагыйребез - Муса Җәлилне искә алу билгеләп үтелде. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр: "Кызыма", "Бер шигырь", "Җәлил җыры". Киләсе атнада исә Алабуга университетында Муса Җәлилнең кызы Чулпан белән очрашу булачак. Очрашу турында, университетка шалтыратып, төгәлрәк белешергә мөмкин.
-
Каюм Насыйригә 190 яшь! 13.02.2015

Бөтен гомере буе халыкка фидакарьләрчә хезмәт кылган, милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галимнәре һәм әдипләре шактый күп: Утыз Имәни, Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхреддин, Гаяз Исхакый... Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора. Аңа 190 яшь тулу уңаеннан 4 "А" һәм 4 "Б" укучылары Үзәк китапханәнең татар бүлегенә килделәр. Укучылар Каюм Насыйри турында күп кенә мәгълүмат алдылар, фильм карадылар.
-
Бүген бездә сәламәтлек көне!!! 13.02.2015

Безгә бүген бик күңелле булды, чөнки сәламәтлек көне килеп җитте! Укучылар тимераякта шудылар, бассейнда рәхәтләнеп йөзделәр, манежда физик нормативлар бирделәр! Менә бу 2 нче сыйныф укучыларына да бик күңелле булды! Афәрин!!!
-
День здоровья! 13.02.2015

Отбросив все стереотипы, связанные с пятницей тринадцатым, ученики нашей гимназии отправились сегодня в очередной раз покорять спортивные объекты города, а именно ледовый дворец, манеж и бассейн. Благодарим от всей души дирекцию спортивных сооружений города за предоставленную возможность весело и с пользой провести этот замечательный день!










