Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Татарско-Дюм-Дюмский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423617, Республика Татарстан, Елабужский район, село Татарский Дюм-Дюм, ул. Школьная, д. 3 |
Телефон: | 8 (85557) 74555 |
E-Mail: | ds.Dyum-dyumski@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Тат. Дюм - Дюмский детский сад" ЕМР РТ |
Руководитель: | Юсупова Эльвина Ринадовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 7 воспитанников. Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами - 0 детей. |
У нас учат: | 1 педагог, язык обучения - татарский |
Новости
Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү.
Опубликовано: 15.03.2016Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны,юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк "юл әлифбасын" өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру - әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы.
. Бу юнәлештә безнең балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Төркемдә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү шөгыльләре үткәрелә, әңгәмәләр, күзәтүләр алып барыла, матур әдәбият әсәрләре укыла. Юл йөрү, урамда, транспортта үз- үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү нәниләр төркемендә үк башлана, чөнки кече яштән алган белем күнекмәләр генә нык була. Кечкенәләр төркемендә нәниләрне өйрәтүне тирә- юньдә ориентлашудан, предметларны төсе һәм формасы буенча чагыштырудан, транспорт төрләре, машиналар юлы һәм җәяүлеләр сукмагы белән таныштырудан башлыйбыз. Уртанчылар төркемендә балалар юл билгеләре, урам, светофор сигналлары беләнтанышалар , җиңел һәм йөк машиналарын чагыштыралар, аларның әһәмияте турында өйрәнәләр. Зурлар-мәктәпкә әзерлек төркемендә транспорт төрләре белән танышалар, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләрне ныгыталар. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү сөйләм үстерү, әйләнә - тирә белән танышу, ябыштыру, рәсем ясау кебек шөгыльләрдә дә алып барыла, дидактик уеннар белән ныгытыла.
К списку новостей