• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Стародрожжановская средняя общеобразовательная школа №1" Дрожжановского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Иске Чүпрәле Беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422470, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Старое Дрожжаное, ул. Центральная, д. 14
Телефон: +7(843)-752-23-74
E-Mail: S1.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Стародрожжановская сош №1"
Руководитель: Насыбуллина Лилия Амирзяновна
Год основания учреждения: 1900
У нас учатся: 466 учащихся
У нас учат: 56 учителя

Новости Стародрожжановской школы №1

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе

Опубликовано: 18.04.2011

  “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең нәтиҗәләрен ясар чак җитте
Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Законны гамәлгә ашыру максатыннан 2006 нчы елдан һәр елны “Мин татарча сөйләшәм” исемле акция уздырыла башлады. Ул 21 февраль – Халыкара туган тел көнендә башланып, 10 апрельгә хәтле дәвам итә. 
Без, “Сөенеч” түгәрәге әгъзалары, Зифа Абдулловна Таҗетдинова җитәкчелегендә әлеге акция кысаларында Пенсияләрне исәпләү һәм Халыкны социаль яклау оешмаларына сәяхәт кылып, андагы хезмәткәрләр белән әңгәмә үткәрдек. Ике оешмада да безне бик җылы каршы алдылар. Кызыксындырган сорауларыбызга бик теләп җавап бирделәр. 
Пенсияне исәпләү оешмасы җитәкчесе Ирфан Зәкиулла улы Вәлиуллин: “Әлеге акция вакытында гына түгел, һәрдаим бездә ике тел дә гамәлдә,” – диде.
Оешмада 25 кеше эшли. Чувашлар да, татарлар да татар телендә сөйләшәләр, халыкка хезмәт иткәндә ике дәүләт телен дә бертигез дәрәҗәдә кулланалар. Әйдәп баручы специалист, эксперт Митрофанова Г.М. “Мин үзем чуваш милләтеннән булсам да, татар телен беләм һәм әле тагын да яхшырак өйрәнергә тырышам, чөнки безгә, гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләр мөрәҗәгать итә, өлкән яшьтәге татарлар белән үз тәлләрендә сөйләшү бигрәк тә мөһим,” – диде. 
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә исә безне Илгизәр Рәфикъ улы Вафин каршы алды. Биредә дә ике телне дә иркен кулланалар. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча специалист З.С.Павлованың: “Татарстанда яшәгәч, татар телен белергә кирәк инде, татар теле яңгырашы белән дә бик матур бит ул. Мин татар телен бик яратам. 30 ел Чүпрәледә яшим. Татарлар белән дус тордык. Татар теле – дуслык теле ул,” – дигән сүзләре бездә туган телебез белән горурлану хисен арттырып җибәргәндәй булды
Сәяхәтнең нәтиҗәсе буларак, ике оешмада эшләүче 100 кеше әлеге акциягә бик теләп кушылуын белдерде. Ике телнең дә гамәлдә булуын күреп һәм ишетеп кайттык.

 



К списку новостей