МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
| Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
| E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
| Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 11 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
9 Май- Җиңү көне!
Опубликовано: 08.05.2026 Бөтен планета буйлап май атлый. Май ае- бәйрәмнәргә бай ай. Әмма алар арасында иң олысы, безнең өчен бик тә кадерлесе - Җиңү бәйрәме.
1941 елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам итте. Авыр югалтулар һәм җимереклекләр, ачы күз яшьләре белән тулы ул көннәр халык хәтереннән мәңге җуелмас. Сугыш корбаннары берничә дистә миллионнар белән исәпләнә. Безнең илдә сугышның утлы җиле кагылмаган гаилә калды микән?! Күпләр дошманга каршы – фронтның алгы сызыгында, кемнәрдер тылда көрәште. Кызганыч, сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган, олы тормыш юлы үткән хөрмәтле ветераннарыбыз янәшәбездә юк инде. Ләкин без аларны онытмыйбыз, аларга Дан һәм Мәдхия җырлыйбыз; батырлыклары, түземлекләре алдында баш иябез.
Бүген мәктәбебездә авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улы бюсты янында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.
Авыл халкын, кайткан кунакларны, укытучыларны һәм укучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән мәктәбебез директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов, Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Усман улы Мухаметзянов, район вәкиле Тәльгат Ахметсафа улы Халитов һ.б. котладылар. Алар үзләренең чыгышларында Бөек Ватан сугышы батырларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызга рәхмәтләрен белдерделәр, сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм аяз күк йөзе теләделәр. Бәйрәмдә, озак еллардан бирле район үзәгендә яшәп, шунда хезмәт итүче Чүпрәле районы электр челтәренең өлкән инженеры Радик Зәки улы Сафин да катнашты. Ул туган авылын һәм үзенең авылдашларын һич тә онытмый. Бүген дә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм иткәндә, кәрҗин тулы тере чәчәкләр белән авылга кайтты.Ә авылдашыбыз Ахметзянов Дамир исә Җиңү көненә багышлап үзе иҗат иткән шигырен укып, ветераннарыбызга булган хөрмәтен һәм ихтирамын тагын бер тапкыр күрсәтте.
Митингта Бөек Ватан сугышы
чорында Яңа Кәкерле авылы халкының үлемсез батырлыгы турында тарих укытучысы Илнур Заһир улы Закиров доклад белән чыкты.
Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль композиция исә һәркемнең күңеленә үтеп керерлек булды.
Митинг барышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык.
Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митинг Герой авылдашыбыз Алимов Зариф Закир улы бюстына венок һәм чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Бөек җиңүгә 81ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
К списку новостей










