МБОУ «Новокакерлинская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алимова Зарифа Закировича» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 422475, Республика Татарстан, Дрожжановский район, село Новые Какерли, улица Ленина, д33 |
Телефон: | +7(843)-753-08-46 |
E-Mail: | Snk.Drz@tatar.ru, kakerlish@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Новокакерлинская ООШ имени Алимова З.З." |
Руководитель: | Абдрахманов Шамиль Мубаракзянович |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 11 учащихся |
У нас учат: | 9 учителей |
Новости МБОУ "Новокакерлинская оош". Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.
Ак юллар сезгә, укучылар!
Опубликовано: 27.06.2024 Һәр тугызынчы сыйныф укучысы тормышында онытылмаслык, дулкынландыргыч мизгел — төп гомуми белем турында беренче документны тапшыру.
27 нче июнь көнне Алимов Зариф исемендәге төп гомуми белем бирү мәктәбендә аттестатлар тапшыру тантанасы булды. Бүләкләү тантанасын мәктәп директоры Шамил Мөбәрәкҗан улы Абдрахманов ачып җибәрде һәм алып барды. Ул укучыларны 9 нчы сыйныфны уңышлы тәмамлау һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе узу белән кайнар котлады, уңышлар теләде. Кайда гына укысагыз да, эшләсәгез дә, үз мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз, - дип, үзенең киңәшләрен бирде.
Яңа Ишле авыл советы секретаре Гөлия Иният кызы Низамутдинова, директорның укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Галина Вавиловна Кириллова, укытучылар коллективы чыгарылыш сыйныф укучыларына иң матур теләкләрен җиткерделәр. Укучылар да җавапсыз калмады, рәхмәтләрен белдерделәр.
Аттестат белән бергә тугызынчы сыйныф укучыларына спортта яхшы уңышлары, мәктәп һәм районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кадерле балалар, киләчәктә барыр юлларыгыз җиңел һәм якты булсын! Карарыгыз сезне уңышка һәм хыялга алып барсын!
К списку новостей