МБОУ «Марсовская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-753-12-16 |
| E-Mail: | Smars.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Марсовская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафутдинова Гульназ Хамбеловна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости МБОУ "Марсовская средняя общеобразовательная школа"
Акция "Мин татарча сөйләшәм!"
Опубликовано: 10.04.2014
Ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, татар теленең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан Марс урта мәктәбендә, “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында, төрле чаралар оештырылды. Һәрбер чарада укучылар да, укытучылар да бик теләп катнаштылар.
Безнең мәктәп татар мәктәбе булганлыктан, без татарча, ләкин көнбатыш – мишәр диалектында аралашабыз. Акция барышында без алдыбызга шундый максат куйдык: чын татар телендә – әдәби телдә аралашырга, сөйләшергә.
“Тел күрке- сүз” дип исемләнгән бәйрәмдә укучылар туган телебезнең күрке булган мәкаль – сынамышлар, милли йолалар, гореф – гадәтләрне камил белүләрен күрсәттеләр. Шигырь бәйрәмендә сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Авыл җирлге үзидарәсенә, почтага, мед. пунктка, авыл китапханәсенә, кибеткә барып, хезмәткәрләр һәм авыл халкы белән әдәби телдә әңгәмәләр кордылар. Табышмак, мәкальләр әйтештеләр. Балалар бакчасына барып, концерт номерлары күрсәттеләр.
К списку новостей









