• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Марсовская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, 1
Телефон: +7(843)-753-12-16
E-Mail: Smars.Drz@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Марсовская СОШ"
Руководитель: Шарафутдинова Гульназ Хамбеловна
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 42 учащихся
У нас учат: 15 учителей

Новости МБОУ "Марсовская средняя общеобразовательная школа"

"Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында безнең мәктәп балаларына портфельләр тапшырылды

Опубликовано: 17.08.2017

Матур гадәт буенча  яңа уку елы башланыр алдыннан Татарстанда аз тәэмин ителгән, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга, инвалид әти-әниләре белән яшәүче балаларга, инвалид балаларга “Мәктәпкә җыенырга булыш!“ хәйрия акциясе кысаларында  ярдәм күрсәтелә. Әлеге акция республика моннан 10 ел элек 2007 елда беренче тапкыр старт алган иде.

Быел Татарстанда 48 мең бала беренче тапкыр укырга бара.  Хәйрия акциясе кысаларында 20 меңгә якын укучыга ярдәм күрсәтеләчәк. Үткән елларда 165 мең бала 211 миллион сумлык хәйрия ярдәме алган. Гадәттә, акция кысаларында балаларга мәктәп портфеле белән язу-сызу кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары да бүләк ителә.

Районда быел мәктәп ишекләрен беренче тапкыр  211 укучы бала ачып керәчәк. Хәйрия ярдәме  беренче сыйныф укучылары белән бергә  ярдәмгә мохтаҗ  2-11 сыйныфларда белем алучы укучыларны да колачлаячак.

Иң беренчеләрдән булып, быел мәктәп портфельләрен, кирәк-яракларны Марс урта мәктәбенә баручы  биш  сабый алды.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк  нәниләрне котларга район башлыгы Александр Шадриков та  килгән иде.  Район башлыгы укучыларның тырышып укуын, лаеклы шәхесләр булып үсүен теләде.

–Беренче сыйныфка бару дулкынландыргыч мизгел, без, әти-әниләр өчен аеруча, -ди Алсу Нуруллова. –Ә бүләкләрне җитәкчеләр кулыннан алу тагын да шатлыклы булды.  Хәзер багланган  ышанычларны аклап,  гел 4-5кә генә укырга, тәртипле булырга кирәк.

– Нәниләребез белән бергә без үзебез дә яңадан беренче сыйныфка укырга керәчәкбез бит. Республика, район җитәкчелеге шундый  хөрмәт күрсәтүләренә олы рәхмәт, – ди нәни улын җитәкләп килгән Дамирә ханым да.

– Уку елы башланырга  ике  атна калды. Хәйрия акция кысаларында аңа кадәр барлык балалар да тиешле ярдәмне алачак, бүләкләр тапшырылачак.  Җәй дәвамында яңа көч туплаган укучыларыбызны  каршыларга мәктәпләребез  дә тулысынча әзер, – ди мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов.



К списку новостей