МБОУ «Марсовская средняя общеобразовательная школа» Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | с. Нижний Каракитан, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-753-12-16 |
| E-Mail: | Smars.Drz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Марсовская СОШ" |
| Руководитель: | Шарафутдинова Гульназ Хамбеловна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Новости МБОУ "Марсовская средняя общеобразовательная школа"
Укучының мәдәни көндәлеге
Опубликовано: 15.09.2016Быел да Президентыбыз Рөстәм Миннеханов йөкләмәсе буенча башлангыч сыйныф укучыларына “Укучының мәдәни көндәлеге” тапшырылды. Әлеге көндәлеккә Марс урта гомуми белем бирү мәктәбенең 22 укучысы ия булды. Укучыларга әлеге көндәлекне мәктәпнең китапханәчесе тапшырды.Көндәлек нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтергә һәм рухи байлыкларыбыз белән якынрак танышырга ярдәм итә. Мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән әлеге проект планы нигезендә укучыларыбыз сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән җирлектәге, шәһәрдәге музей, театр, китапханә, концерт залларына йөреп, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәрләр дигән ышаныч бар. Укучыларга бары тик уңышлар телик
К списку новостей









