МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422461, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Большая Цильна, ул. Советская, д. 18 |
| Телефон: | +7(843)-753-86-44 |
| E-Mail: | Bolshecilninskiy.Mbd@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большецильнинский детский сад" |
| Руководитель: | Камалиева Айсылу Шаукатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 3 детей Воспитанники, являющиеся иностранными гражданами-0 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
8 март бәйрәме. 07.03.2017

Бүген бездә 8 март бәйрәме уңаеннан әниләр белән очрашу узды. Бәйрәмгә әниләр, әбиләр килгән иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Әниләр бәйгедә, оештырылган уеннарда катнашып күтәренке күңел белән бәйрәмнән киттеләр.
-
Әни җирдә иң газиз, иң якын кеше. 07.03.2017

Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме - 8 нче Март белән белән тәбрик итеп балалар үзләре ясаган чәчәкләрне әниләренә бүләк иттеләр.
-
Бәйрәм белән. 23.02.2017

Әтиләр узган җирдә шаулый игеннәр
Әтиләр йөргән җирдә яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләр бит туган ил көче.
Хөрмәтле әтиләр. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.
-
Без бәйгедә. 22.02.2017

Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без.
Балалар авыл мәдәният йортында уздырылган "Ягез әле, егетләр" бәйгесендә чыгыш ясадылар. Нәниләрнең чыгышы тамашачыларга ошады.
-
Әтиләр бездә кунакта 21.02.2017

Хөрмәтле әтиләр. Бакча белән элемтәне өзмәгез, балаларыгызның якын кешесе, таянычы булыгыз.
-
Кышның салкыннарын җибәрәбез куып 06.02.2017

Сөенәбез, шатланабыз
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы, чана, тимераяк
Безнең иң якын дуслар.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз. 10.01.2017

Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Балаларда кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү максатыннан чыгып, бүген балалар белән берлектә, өлкәннәр ярдәмендә ясалган җимлекләрне агачларга урнаштырдык, җимнәр салдык һәм күзәтүләр алып бардык.
-
C Новым годом! 27.12.2016

С Новым годом! Пусть этот год принесет нам много счастья, удачи, улыбок, тепла и света. Пусть он будет полон ярких красок, приятных впечатлений и радостных событий. Желаем всем в новом году быть здоровыми, красивыми, любимыми и успешными!
-
Аларның куллары алтын. 15.12.2016

Балалар бакчасында эш әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә, үзара аңлашу белән алып барылса гына куелган максатка ирешергә мөмкин. Әти-әниләр балаларга уңайлы булсын өчен бик теләп булышалар. Аларның куллары алтын.
-
Яңа елны көтәбез. 14.12.2016

Дөньяга Яңа, 2017 ел килә. Яңа елны ничек каршы аласың, ул шулай үтәр, диләр. Бу көннәрдә һәркайсыбыз алда торган Яңа ел бәйрәменә әзерлек белән яши. Безнең бакчада да тәрәзәләргә бизәкләр төшерелде, яңа елга карата шигырьләр,җырлар, биюләр өйрәнәбез.






