МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422461, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Большая Цильна, ул. Советская, д. 18 |
Телефон: | +7(843)-753-86-44 |
E-Mail: | Bolshecilninskiy.Mbd@tatar.ru;ajsylukamalieva@gmail.com |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Большецильнинский детский сад" |
Руководитель: | Камалиева Айсылу Шаукатовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 3 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Большецильнинский детский сад Дрожжановского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Өмәдә 29.04.2017
Бүген балалар белән берлектә үткәрелгән өмәдә бакча тирәсеннән чуп-чарлар җыештырылды.
-
Элгердек ояны куярга 11.04.2017
Яз - табигатьнең иң гүзәл мизгеле. Челтерәп гөрләвекләр ага. Җылы яктан кошлар кайта...Кошлар - табигатьнең күрке,яме. Канатлы дусларыбыз өчен ояларны күбрәк ясыйк.
-
Олы җанлы апалар. 06.04.2017
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт.
Иле өчен,халкы өчен яшәгәндә җан атып.
Замананың авырлыгын җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә кече булып калганда.
Олы җан булып калганга, олы җанлы булганга.
Бүген безгә килгән кунаклар – бакча ачылган беренче көннәрдән (1976 нчы ел) башлап озак еллар эшләгән хөрмәтле апалар.
-
1 нче апрель - Көлке көне 01.04.2017
1 нче апрель – Көлке көне. Бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу көненә әйләнгән. Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр әкият геройларын тудырган. Безнең бакчада да бу көнне бәйрәм иттек. Максат:укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру, күңел ачу чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту, барлык укучыларның да актив катнашуларына ирешү.
-
"Нәүрүз" бәйрәме. 21.03.2017
"Нәүрүз" - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Балалар белән бәйрәм итүебезнең максаты: нәниләрне халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру, “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, сәләтләрен ачу,үстерү,туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырларын, борыңгы такмакларын тыңладык, җырлы-биюле уеннарын уйнадык, “Нәүрүзбикәне” каршы алдык.
-
Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма! 09.03.2017
Язның беренче көннәреннән үк балалар белән язгы ташу чорында сак булу чаралары турында төрле әңъгәмәләр булды. Бүген “Язгы боз ястык калынлыгында булса да, ышанма!” темасына әңъгәмә уздырылды. Балаларга су буйларына төшмәскә, боз өсләренә кермәскә икәнлеге әйтелде. Яз көне боз нинди калын булса да, ул көпшәкләнә, тиз ватыла. Шуңа күрә суга бату куркынычы бик зур булуы аңлтылды.
-
Бәйрәм белән. 08.03.2017
Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез, алдагы көнегездзә балаларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.
-
8 март бәйрәме. 07.03.2017
Бүген бездә 8 март бәйрәме уңаеннан әниләр белән очрашу узды. Бәйрәмгә әниләр, әбиләр килгән иде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Әниләр бәйгедә, оештырылган уеннарда катнашып күтәренке күңел белән бәйрәмнән киттеләр.
-
Әни җирдә иң газиз, иң якын кеше. 07.03.2017
Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше, чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Бөтен җир йөзен бизәгән язның беренче бәйрәме - 8 нче Март белән белән тәбрик итеп балалар үзләре ясаган чәчәкләрне әниләренә бүләк иттеләр.
-
Бәйрәм белән. 23.02.2017
Әтиләр узган җирдә шаулый игеннәр
Әтиләр йөргән җирдә яшәрә гөлләр.
Тыныч көннәрне бүләк итүче
Илебез данын бөек йөртүче
Әтиләр бит туган ил көче.
Хөрмәтле әтиләр. Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез.