Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Малоцильнинский детский сад» Дрожжановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422463, РТ, Дрожжановский район, с. Малая Цильна, ул. Крупская, 4 |
Телефон: | |
E-Mail: | m.cilna@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Малоцильнинский детский сад» |
Руководитель: | Хайбуллова Чулпан Иршатовна |
Год основания учреждения: | 2013 |
У нас учатся: | 11 |
У нас учат: | 1 |
нужно сюда
Әниләр бәйрәме!
Опубликовано: 23.11.2016Көннең яктылыгы-кояшта,күкнең матурлыгы-йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге-хатын-кызларда.Шул уңайдан Әниләр көне Кадерле әниләребезгә алдан “Тылсымлы куллар”,”Тәмле тамак”,”Яшь модельерлар”,”Яшь талантлар”кебек конкурсларга катнашырга биремнәр бирелде.Бәйрәм “Сөләшүче куллар”исемле уен белән башланып китте.Әлеге уенның максаты әниләрне бәйрәмгә психологик яктан көйләү,кәефләрен күтәрү иде.Барлык әниләргә һәм балаларга аеруча “Яшь модельерлар”конкурсы ошады,чөки әниләребез төрле кәгазьләрдән ,чүп пакетларыннан,тукымадан,салфеткалардан үз куллары белән оригиналь киемнәр уйлап теккәннәр иде.Ә балалары ,яшь модельләр, киемнәрне музыка астында күрсәттеләр.”Тылсымлы куллар”төркеме дә сынатмадылар,берсеннән-берсе вазага утыртылган бәйрәм чәчкәләрен:кәгазьдән ,крючок белән бәйләп,салфеткалардан ясаган иде.Менә дигән кул эше һәм бүләк!”Яшь талантлар ”үзләренең осталыклары белән таң калдырдылар:инглизчә шигырь,бию,Халиуллова Гөлназның “Әниемә”дигән җырын балалар да бер тында тыңладылар.Ә менә “Тәмле тамаклар ”үзләренең тәмле ризыкларына “Кырмыска оясы””Хан кызларының бармаклары”һәм печеньегә бишле балларын чәй өстәле янында алдылар.
Балалар үзләренең матур теләкләрен,назлы сүзләрен “Йөрәк”уены,”Рәхмәт әнием”җыры аша җиткерделәр.Ахырдан үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар,рәхәтләнеп ял иттеләр.Бәйрәм фотоларга төшеп,чәй өстәле янында тәмамланды.
К списку новостей