Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо - Ромашкинский детский сад" Чистопольского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе «Иске Роман балалар бакчасы»
Визитная карточка
Адрес: | 422970, Республика Татарстан, Чистопольский район, с.Старое Ромашкино, ул. Центральная, д. 30Б |
Телефон: | +7(843)-423-11-05 |
E-Mail: | Dsad.sr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Старо-Ромашкинский детский сад" |
Руководитель: | Давлетшина Гульнара Ильфатовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 5 воспитанников / 5 тәрбияләнүче, из них иностранных граждан 0 |
У нас учат: | 1 воспитатель / 1 тәрбияче |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Яз килә 01.03.2017
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп, кояш көлә
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
-
Солдат абый бездә кунакта 28.02.2017
Бүген бездә кунакта зур кунак солдатта булып кайтткан авылдашыбыз Газизов Альберт балалар бакчасына балалар белән очрашуга килде. Балалар солдат абыйга сораулар бирделәр, ә солдат абый хезмәте, кая һәм кем булып хезмәт итүе турындә әӊгәмә үткәрде. Солдат абыйныӊ хәрби көчләр турындагы сорауларына балалар шатланып җавап бирделәр. Аннары солдат абый малайларныӊ җитезлекләрен тикшерде, тигез атлап йөрергә өйрәтте. Малайлар белән уеннар уйнады. Балалар солдат абыйга җырлар җырладылар, шигерьләр сөйләделәр.
-
21 февраль - Туган тел көне. 22.02.2017
-
Бәйрәм белән 22.02.2017
Кадерле әтиләребезне, ир-егетләребезне 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
Исәнлек-саулык, бәхет – шатлыклар телибез.
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.
Брлык дәүләтләрдә үзара дус булсыннар.
-
Ягез әле егетләр! 20.02.2017
Ватанны саклаучылар көне уӊаеннан бакчабызда «Ягез әле егетләр!» уены үткәрделәр. Булачак салдатларны осталыкта, уӊганлыкта, җитезлектә сынадык.
-
Тиздән Ватанны саклаучылар көне. 10.02.2017
Бүген мәктәпкәчә әзерлек төркем балалары белән «Кемнәр алар ил сакчылары» дигән шөгель үткәрелде. Балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирелде. Төрле төр хәрби көчләр белән танышу булды. Соӊыннан балалар танк, самолетлар белән уйнадылар.
-
«Ак калфак» 08.02.2017
8 нче февраль көнне Иске Роман авылы мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессы «Ак калфак» татар халык-кызларыныӊ иҗтимагый оешмасыныӊ Чистай бүлекчәсенеӊ күчмә утырышы булып узды. Безнеӊ балалар бакчасы коллективы да бу зур вакыйгадан читтә калмады, татар халык биюе һәм җырлары белән чыгыш ясадылар.
-
Сюжетлы уен «Аэропорт». 06.02.2017
Балалар бүген «Ромашка» аэропортыннан илнеӊ төрле почмакларына очып уйнадылар. Очучылар, стюардессалар, аэропортта эшләүче профессияләр, регистрация төшенчәсе белән таныштылар.
-
«Дуслык урамы» 01.02.2017
Бүген безнеӊ балалар архитекторлар, төзүчеләр булып уйнадылар. Легодан архитектор «Дуслык урамы» төзергә тәгъдим итте. Балалар группаларга бүленеп төрле схемалар буенча йортлар төзелделәр. Йортлар тирәсендә төрле уӊайлыклар булдырдылар. «Дуслык» төшенчәсен төрле яклап өйрәнү, балалага дуслык булганда гына бергә эшләп булу төшенчәсе аӊлатылды.
-
Фестиваль «Невероятные Лего постройки» 27.01.2017
Наш воспитанник участвовал на фестивале «Невероятные Лего постройки» прошедший на базе МБДОУ «Детский сад № 8». Название работы «Ферма»