• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Чистопольский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждение

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18
Телефон: +7(843)-423-40-12
E-Mail: Skutl.ctp@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кутлушкинская ООШ"
Руководитель: Шакирова Раиса
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 27 обучающихся, 12 воспитанников
У нас учат: 9 учителей, 2 воспитателя

Яңалыклар.

Яулыкларда тарих чагыла

Опубликовано: 26.11.2018

22 нче ноябрь көнне Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә укучыларда тарихи мәгълүматларга кызыксыну уяту, иҗади эшләү сәләтен үстерү, әхлаклылык тәрбияләүдә игътибарны арттыру, тарихи мирасыбызга кызыксыну уяту масатыннан” Яулыкларда- халык тарихы” дигән тарихи тематик кичә  үткәрелде.

Яулыкларда татар халкының тарихы да чагыла. Яулык кына дисәк тә, аларда тарих чагыла: төсе, бизәкләре, тукыманың сыйфаты – һәрберсе үз чорының үзенчәлеге турында сөйли, халыкның сәнгать үрнәкләрен чагылдыра, һәрберсендә – милли бизәкләр.

Кичә барышында тарих битләренә күз салдык, бүгенгебезне барладык, хатын-кыз күрке булган яулыклар ,шәлләр  турында сөйләштек. Кичә  яулыклар турында башлангычсыйныфукучылары башкаруындагы җырлар,биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният хезмәткәрләре –Закирова Гүзәл,Наилә   Сибгатуллина , авыл китапханәчесе –Ләлә Зарипова халкыбызның элек-электән яратып җырлана торган "Шәл бәйләдемҗырын зур осталык белән, күңелләргә үтеп керерлек итеп җырлап –биеп башкардылар. Кичә күзнең явын алырдай аллы-гөлле бизәкле яулык, шәлъяулык, шәлләр белән бизәлгәниде.

Бормалы тарихи юл үткән ак яулык безнең чор татар ха­тын-кызларына да килеп ирешкән. Һәм ул бүгенгәчә аларның алыштыргысыз баш киеме санала.Үткәрелгән чарада  акяулык,кешәмир,француз ,чегән  яулыклары һәм XVI- XX гасырда барлыкка  килгән  яулыкларга күзәтү ясалды. 6-9 нчы сыйныф укучылары үзләренең чыгышларында да яулыклар турында сөйләделәр. Мәдәният хезмәткәре –Закирова Гүзәл- хатын-кызларыбызга заманча, матур итеп яулык бәйләү серләрен өйрәтте. Күңел  җылысы                салынган       кул  хезмәте-үзе бәйләгән шәлләр турында Сафина Фәния апа      сөйләде.

Гомумән алганда ,тарихи чара эчтәлекле узды.

” Яулыкларда халык тарихы”дигән чараны оештыручы _Фәсхетдинова Лилия,СахаповаЭнҗе,Минһаҗева Фирүзә,Сираҗетдинова Рәмиләгә,катнашучы укучыларга чын күңелдән  рәхмәт әйтәсе килә.

Әйе, яулыкларда тарихчагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Яулыклар аша чорлар белән чорлар ялгана. Тарих хәтердә булганда, йолалар сакланганда милләт яши дип хак әйтәләр.

 



К списку новостей