Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
Руководитель: | Шакирова Раиса |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
Исхакыйның 140 еллыгына багышланган ” Сүнә белми торган ялкын” чара.
Опубликовано: 05.03.20181нче март көнне Яуширмә Мәдәният йортында Г.Исхакыйның 140 еллыгы уңаеннан” Сүнә белми торган ялкын” дигән әдәби- музыкаль чара үткәрелде.Яуширмә урта мәктәбенең 6,7 нче сыйныф укучылары милли киемнәрдән ТР ның Язучылар союзы берлегеннән килгән язучыларны, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреатларын,Г .Исхакый исемендәге Чистай якташлар җәмгыяте әгъзаларын , килгән башка кунакларны каршы алдылар . Килгән кунаклар,язучылар Г.Исхакый музеенда да булдылар . Музей директоры-Рәсимә Ибраһимова аларга экскурсия үткәрде. Әдәби –музыкаль кичәне авыл китапханәчесе -Ләлә Зарипова һәм Чистай шәһәренең үзәк китапханә хезмәткәре-Рушания алып барды. 8нче сыйныф укучысы Гаязова Р.Флера Тарханованың Исхакыйга багышланган “Әйләнде дә кайтты” дигән шигырен тамашачыларга җиткерде.Кичәдә ТР ның Язучылар союзы берлегеннән килгән язучылар, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреатлары :Данил Салихов ,Рабит Батулла, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Фәүзия Байрамова , Факил Сафин,Флера Тарханова , Рөстәм Галиуллин, Фоат Галимуллин, Лена Гайнанова,”Г .Исхакый исемендәге Чистай якташлар җәмгыяте “ әгъзалары:Тәлгать Галиуллин,Алсу Таханова,Флера Тарханова,Әлмәт шәһәреннән килгән язучылар:Рәфкать Шагиев ,Минзифа Әхмәтшина катнаштылар .Алар Гаяз Исхакый турында үз фикерләрен халыкка һәм укучыларга җиткерделәр.Гаяз Исхакый музеенда эшләгән фәнни хезмәткәр – Ясирә Вәлиева,Исхакый туганы –Тәлгать Исхаковларның чыгышлар ясадылар.Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 5нче,6нчы,7нче ,8нче сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы -Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы җитәкчелегендә Г.Исхакыйның”Кәҗүл читек “хикәсен сәхнәләштерделәр.
Тамашачылар һәм килгән кунаклар аларның оста итеп уйнауларын яратып кабул иттеләр.Кичә ахрында Чистай шәһәренең Мәдәният бүлеге җитәкчесе ЛарионоваН.В«Сүнә белми торган ялкын»муниципаль конкурсында катнашып рәсем,шигырь,презентация номенацияләрендә җиңгән укучыларга диплом һәм бүләкләр тапшырды. Шушы укучылар арасында Яуширмә урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Җәләлов А. Г.Исхакыйга багышланган презентация буенча I дәрәҗәдәге дипломга ,8 нче сыйныф укчысы Гомәрова Р.әдипкә багышланган шигырь номенациясендә I I
дәрәҗәдәге дипломга, 8 нче сыйныф укчысы Газова Р.
Г .Исхакыйның “Остазбикә” әсәре буенча ясалган рәсеме
буенча I I дәрәҗәдәге дипломга лаек булдылар. Конкурста җиңгән укучыларга Алсу Тарханова,Флера Тарханова,”Азатлык” оешмасыннан килгән вәкилләр бүләкләр тапшырдылар.
Казаннан килгән артист Б.Бикчәнтәев,”Умырзая” триосының чыгышлары тамашачыларны сокландырды. Кичә Исхакый тавышы белән тәмамланды. Тарих бар,тарих яши шуның белән Исхакый да яши.Гомумән ,кичә эчтәлекле булды. Әдәби –музыкаль кичәне оештыручы авыл китапханәчесе ,грант иясе Ләлә Зариповага рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
К списку новостей