Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кутлушкинская основная общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы «Яуширмә төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422955, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Кутлушкино, ул. Школьная, д. 18/ 422955, Татарстан Республикасы, Чистай районы, Яуширмә авылы, Мәктәп ур., 18 |
Телефон: | +7(843)-423-40-12 |
E-Mail: | Skutl.ctp@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кутлушкинская ООШ" |
Руководитель: | Шакирова Раиса |
Год основания учреждения: | 1970 |
У нас учатся: | 27 обучающихся, 12 воспитанников |
У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Яңалыклар.
Эзләнүләр бушка китмәде.
Опубликовано: 18.10.201717 нче октябрь көнне Яуширмә урта гомуми белем мәктәбендә 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәсхетдинова Лилия Марсель кызы тарафыннан “Туган җирем-тарихи төбәк”дигән класстан тыш чара үткәрелде.Әлеге чара
укучыларның авылыбыз тарихы турындагы белемнәрен тикшерү, авылыбыз тарихы турындагы яңа мәгълүматлар белән укучыларны таныштыру, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, укучыларны туган як тарихы, үткәне белән кызыксындыру, күзәтүчәнлек тәрбияләү максатыннан уздырылды.Укучылар Яуширмә авылының тарихын,аның ничек барлыкка килүен ачыкладылар, Яуширмә авылыннан аерылып чыккан”Мәдәният”,”Коллектив”,”Кызыл Сукачы”поселоклары белән таныштылар .Авылыбызның данлыклы шәхесләре- Гаяз Исхакый,Фәйзи Йосыповлар турында укучылар чыгышы тыңланды.Авыл китаханәсе мөдире-Ләлә Зарипова укучыларга Советлар Союзы Геройлары-Гали Шәмсетдинов,Габделәхәт Вәлиевларның туганнары турында сөйләде.Мәктәп нең директор урынбасары- Сираҗетдинова Рәмилә Рәшит кызы Яуширмә авылына килеп утыручы нәселләр турында укучыларга өстәмә мәгълүматлар җиткерде.
Уздырылган чарада 5-7нче сыйныф укучылары авыл тарихы һәм данлыклы шәхесләр турында эзләнү эшләре белән чыгыш ясадылар.
Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, ниләр генә кылсын, аның юллары туган ягына барып тоташа.
Авылыбыз атамасы - безнең үткән тарихыбыз, ата – бабаларыбыз калдырган газиз мирасыбыз. Атаманы үзгәртмичә, кадерләп саклау – һәрберебезнең намус эше. Туган җирне яратырга, онытмаска кирәк.
К списку новостей