• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

НВП (начальная военная подготовка) – кызыклы дәрес.

Опубликовано: 17.01.2016

Кичә  мәктәбебездә  8-9 нчы сыйныф укучылары һәм әтиләре белән бик кирәкле, үтемле очрашу  булды.Әлеге очрашуга элек мәктәбебездә НВП дәресләрен укыткан, хөрмәт иткән укытучыбыз  Гыйматдинов Наил  Шамил улы да чакырулы иде.Безнең чакыруны кабул итеп килүе  өчен аңа  бик зур рәхмәт. Очрашуда  Наил абыйга сүз бирелгәч, позитив   кеше буларак, үзенә игътибарны  бик тиз җәлеп итте. Инде күптәннән  укытучы  булып  мәктәптә эшләмәвенә карамастан, укытучы роленә  җиңел генә  керешеп  китте. Ул үзе укыткан  чордагы НВП дәресләренең  барышын искә төшереп мастер-класс күрсәтте. Укучы балалар өчен  бу кызыклы һәм  яңалык  булса, ә  без, укытучы апалары, ерактан, үткәннән сагындырып  торучы мәктәп елларыбызны “урап килдек”. Әлеге ностальгия укучыларыбызга  да күчте. Шул рәвешле, Наил Шамил улы бу дәрестә үзенең җор  теле белән  укучыларны һәм безне  НВП  дәресләре укытылган  мәктәп елларына “алып кайтып”, 8-9 нчы сыйныф укучыларында  күпмедер дәрәҗәдә күзаллау булдырды һәм  укучыларда  үз  Туган  илеңнең  патриотлары, чын ир-егетләр булып  үсәргә омтылышларын арттырды. НВП (начальная военная подготовка) – кызыклы дәрес!
Хөрмәтле Наил абый! Сезнең  укучыгыз – Сәгыйрова Ландыш Мөҗип кызы (8 нче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе), Мортазина Рәзинә (ТИН укытучысы), элеккеге  хезмәттәшегез – Шиһапова  Рәмилә Вәлиәхмәт кызы (9 нчы  сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе),   шундый очрашуларны  киләчәктә  тагын  оештырырга  насыйп булсын дигән фикердә калып, Сезгә изге теләкләрен юллыйлар.


К списку новостей