• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

“Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” .

Опубликовано: 16.01.2016

Әтиләр  гаиләнең башлыгы,  киендерүче, ашатучы, саклаучы һәм яклаучы. Безнең  әтиләребез – авылыбызның патриотлары. Авылда яшәү авыр булса да, алар кече Ватаннарын ташлап, читкә китмәделәр, ә туган нигезләрендә матур гына яшәп, эшләп көн итәләр. Без   алар белән горурланабыз .
   Бүген ТИН укытучысы Мортазина Рәзинә Мәүлет кызы, төрле елларда хәрби хезмәттә булып кайткан ир-егетләребез – әтиләребез һәм киләчәктә солдатка барачак егетләребез,  8-9 нчы сыйныф укучылары белән берлектә,  “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрделәр.  Бу чара гаиләдә егетләр өчен әтиләрнең йогынтысын  үстерү, солдат “шулпасын” татып караган  тәҗрибәле кешеләрнең уй-фикерләрен ишетү, патриотик рухны күтәрү максатыннан оештырылды. Әтиләр  улларын  пневматик мылтыктан атарга, автомат сүтеп җыярга, аяк чолгавын дөрес итеп чолгарга, күптән онытылган әти-әнигә хат язу серләренә  өйрәтеп, егетләрне армия хезмәте белән таныштырып  үзара ярыштылар. Киләчәктә укучы егетләребез тормышта үз урыннарын дөрес таба алсын өчен, гаиләсенең, туган иленең куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек сәләттә булсын өчен,   ир-атның абруен күтәрү, балалар һәм әтиләр арасында ныклы дуслык урнаштыру, әтиләргә хөрмәт тәрбияләү  кичәсе, безнеңчә, бик отышлы булды. Киләчәктә дә мондый очрашулар кабатланып торсын, илләр-көннәр тыныч булсын  дигән теләктә калабыз.



К списку новостей