• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

7 нче сыйныфларда ата-аналар җыелышы.

Опубликовано: 15.01.2016

Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы атадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый,”- дигән рус язучысы, тарихчы Н.М.Карамзин. Әлбәттә, сүз күркәм әхлакый сыйфатларга ия булган авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә ышануга нигезләнергә тиеш.
Ата-аналар җыелышы менә шундый темага багышланган доклад белән башланып китте. Докладтан соң сыйныф җитәкчесе Кадрия Ильяс кызы ата-аналарны укучыларның укудагы өлгерешләре, йөрешләре турында чагыштырма анализы белән таныштырды. 
Сыйныфның класстан тыш чараларда ничек катнашулары турындагы фотосурәтләрдән төзелгән презентация аша ата-аналар тагын да күбрәк мәгълүмат алдылар.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: балалар – безнең киләчәгебез. Үзебезгә лаеклы алмашчылар әзерлик. Онытмыйк: һәр бала – шәхес. Аны олы тормышта үз урынын табарлык, әти-әнисенең кадерен белердәй, зур хәрефтән әйтерлек КЕШЕ итеп тәрбиялик! - дип тәмамлады сыйныф җитәкчесе үзенең чыгышын.


К списку новостей