• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Чираттагы гомуми ата-аналар җыелышы. "Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләр авторитетының әһәмияте"

Опубликовано: 14.01.2016

Бүген Туймәт төп белем мәктәбендә "Гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләр авторитетының әһәмияте" темасы астында чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта 80% әти-әни катнашты. Көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча әлеге тема буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кәримова Р.Г.  доклад белән чыгыш ясады. Сүзне шул ук темага Чирмешән Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы Хәбир Ханов дәвам итте.  Аның тарафыннан хәзерге заман вәзгыятенә җавап бирә торган мәсьәләләр кузгатылды.  Ул бала тәрбияләүгә кагылышлы мәсьәләләрдә мисаллар белән нигезләп, аңлату эшләре алып барды. Хәбир хәзрәтнең акыллы сүзләре, төпле киңәшләре әти-әниләр тарафыннан уңай кабул ителде, конкрет сорауларга җавап бирде. Очрашу-сөйләшүнең эшлекле атмосферасы җыелышның икенче өлешенә дә күчте. Икенче тәртибе буенча сыйныф җитәкчеләре әти-әниләрне икенче чирек нәтиҗәләре белән таныштырдылар, яңа чиреккә бурычлар билгеләнде.  

Җыелышта мәктәп директоры Шәрифуллина Р.В. да чыгышы тыңланды. Ул үзенең чыгышында өлгереш һәм сыйфат белән таныштырды, сәбәпсез дәрес калдыручылар юклыгын әйтеп үтте, укучыларның актив, мәктәптә үткәрелгән барлык чараларда теләп катнашуларын, аерым тәртипсезлекләрнең күзәтелмәвен ассызыклады.  Балалар белән гел аралашып торырга һәм дәрескә әзерлекләрен контрольдә тотарга кирәклеген әйтте.



К списку новостей