• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Гаилә бәйрәме.

Опубликовано: 13.01.2016

Гаилә- тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул –олы сүз. Без гаиләдә үзебезне иң кирәкле, иң яраткан  кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай гаиләдә иң хөрмәтле кешеләр. Тату гаиләдә яшәү- бәхет ул. Матур гаиләдә бер- береңне хөрмәтләп, бер-береңә ярдәм итеп яшәү- һәрберебезнең бурычы.Гаиләдә ата-ана изге, хөрмәтле кеше. “ Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың,”- ди халкыбыз.“Әни”-дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымыбызны да әни ярдәме белән киткәнбез. Сиңа ничә яшь булса да, һәрвакыт әнинең кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр көчле булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.
7нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә «Туган телемдә сөйләшәм тату гаиләмдә»бәйгесендә гаиләләр үзләренең җитезлекләрен, уңганлыкларын , зирәк, тапкыр,  тырышлыкларын сынадылар. Бу гаиләләр арасында җырга-моңга, биюгә, сәнгатькә гашыйклары да бар икән бит!  
Халык авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Кешеләрне якты киләчәккә рухландыручы әкиятләр, җырлар, әйтемнәр,   мәкальләр, табышмаклар, риваять , дастаннар яшь буынны тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора.
Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр, гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. Аларны өйрәнү, хәтердә калдыру, урынлы файдалана белү сөйләмебезне баета, эзлекле фикерләвебезне үстерә, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. Шушы максаттан чыгып оештырылган гаилә бәйрәме уңышлы үтте дип саныйм.  Безнең чор яшьләренең туган телнең иң кирәкле, иң  газиз, иң матур тел икәнен аңлап, тормышта кулланып яшәгәнлекләрен тою күңелне сөендерә. Гаиләләр бәйрәмнән “Туган тел”җырын җырлап, яхшы кәеф белән таралдылар.


К списку новостей