Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Моңлы кыңгыраулар элеп, җиргә Яңа Ел килә.
Опубликовано: 29.12.2015
2015 нче ел да үтеп китте. Бусагада маймыл елы. Һәркайсыбыз үз теләк-хыяллары белән Яңа елга атлый. Арада чынга ашардайлары да буй җитмәслекләре дә бар. Бәйрәм алды ничектер могҗизалы бит ул: бик биектә тоелган максатларга да ирешеп булыр төсле. Туймәт төп мәктәбе укытучылары һәм укучыларының теләкләре 2015 нче елда тулысынча кабул булды дисәк тә була. Чөнки алар бүген чиста , якты, матур, бөтен уңайлыклары булган, заман таләпләренә туры килгән мәктәптә белем алалар, укытучылар тырышып-тырмашып белем һәм тәрбия бирәләр. Әлбәттә, бу зур эшләрне башлап йөрүче мәктәбебез директоры Рәзилә Вәлиәхмәт кызы. Туймәт мәктәбендә Яңа ел кичәсе дә бик үзенчәлекле үтә. Һәр укучы , һәр укытучы бу бәйрәмне зур тырышлык, әзерлек, дулкынлану белән көтеп ала. Иң серле һәм куанычлы бүләк - Кыш бабай капчыгыннан чыга билгеле. Бәйрәмнән бер генә кунак та бүләксез китми.
Яңа еллар котлы булсын!!! Киләсе ел барыбызга да яңа бәхет, шатлык, куаныч, бәрәкәт алып килсен!!! Бәйрәмнәр белән!!!
Татар иле яңа елга керә.
Ак түбәтәй кигән йортлары.
Йолдызларны хәтта көнләштереп
Җемелдәшә Туймәт утлары.
К списку новостей