• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Эшлекле очрашу.

Опубликовано: 11.12.2015

“Милләтебезне,телебезне,мәдәниятыбызны саклап, яхшы галимнәр булып, милләт өчен хезмәт итүче, ана телен һәм динне, тарихны хөрмәт итүче, бөтен дөнья белән дус булган яшьләр кирәк. Ә бу зур эшне бары тик мәктәптә, татар мәктәбендә генә тормышка ашырырга мөмкин.”(Гали Акыш)

Җир йөзенә кеше туа... Һәр кешегә ниндидер вазифа йөкләнгән. Мин – укытучы.   Мин – татар теле укытучысы! Телебез сагында торучы да, халкымның гореф - гадәтләрен барлаучы, югалтмыйча саклаучы да, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән әхлак кануннарын балаларыбызга җиткерүче дә ул татар теле укытучысы! Яраткан шагыйрем Клара Булатова: ”Мәгърифәтле кешеләрне кояш дияр идем мин,”- дип яза.  Татар теле укытучылары элек-электән иң зыялы катлау булдылар. Минем дә шулар рәтендә буласым килә.
Ләкин телебезгә карата ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт көннән-көн кими бара. Менә нәрсә әрнетә бүген  тел укытучыларының йөрәген.
Район үзәгендә  “Телләр турындагы  канун” исеме астында уздырылган чарада да Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гакилә Гәбдрәхим кызы да район һәм  республика күләмендә ирешелгән уңышлары хакында  горурланып сөйләде. Кайбер татар гаиләләренең үз балаларын урыс классына  бирүләре ,киләчәктә дә шулай дәвам итсә  татарларның урыслашып бетүе, катнаш никахларның,  башка милләт гаиләләренең артуы  көн кебек  ачык ,диде ул. Бу сүзләр  ана теле укытучысының  йөрәк түреннән  әрнеп чыккан  сүзләре. Бу сүзләрне ишетергә тиешле кешеләр бу залда юк шул, биредә  тел сагында торучы- тел укытучылары, мәктәп директорлары ягъни  телне саклап , яклап  калырга тырышып-тырмашып йөрүче, бер казанда кайнаучы кешеләр генә җыелган , дип тәмамлады Гакилә Гәбдрәхим кызы үзенең чыгышын.
Ни генә булмасын , укытучы  исемен  лаеклы йөртү өчен үзем сайлап алган вазифаны ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Минем кулга балалар язмышы ышанып тапшырылган. Иртәгә ул балаларга ил белән идарә итү,  җәмгыятебез байлыкларын саклау йөкләнәчәк. Әгәр дә үз фәнемә мәхәббәт уятып, телебез, милләтебез сагында торучы, мәдәниятебезне үстерүдә үзләреннән өлеш кертүче балалар тәрбияли алсам, мин – бәхетле!



К списку новостей