Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне.
Опубликовано: 09.12.2015Бүген Бөтендөнья коррупциягә каршы көне. Ришвәт алу, хәзерге заман теле белән әйткәндә коррупциянең килеп чыгу тарихы борынгы чорларга барып тоташа. Кешеләр дөньяның кайсы гына почмагында яшәсәләр дә үз гомерләрендә бер генә тапкыр булса да ришвәт бирү һәм алу белән очрашмый булдыра алмыйлар. Кайвакыт ул зур күләмле һәм кыйммәт тә булмаска мөмкин, ләкин ул барыбер - ришвәт. Россия Федерациясенең законнары нигезендә безнең илдә ришвәтне алучы гына түгел, ә тәкъдим итүче дә җаваплылыкка тартыла. Кызганычка каршы коррупция җәмгыятебезнең күпчелек өлкәләрендә тамыр җәйгән һәм әлеге зарарлы күренешне юкка чыгару ил гражданнарының бары тик үзләреннән генә тора. Коррупциягә каршы көрәш алып бару өчен иң беренче чиратта кешеләрнең хокукый белемнәрен күтәрү һәм хокукый культура тәрбияләү кирәк. Дәүләт органнары эшчәнлеге даими рәвештә гражданнар тарафыннан контрольдә тотылса, илнең сәяси хәле тотрыклы булса, закон чыгару органнары үз эшләренә җаваплы карап, төрлечә бәян итеп булган законнар кабул итмәсәлләр коррупциягә шулай ук юл ябылыр иде.
Туймәт төп белем мәктәбендә бүген 5 - 9 нчы сыйныф укучылары белән шул темага әңгәмә оештырылды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сәүбанова З.М. "Коррупциягә каршы бергә көрәшик!" исеме астында чыгыш ясады, презентация күрсәтте. Шулай ук ришвәтчелеккә карата балаларның фикерләре дә тыңланды. Әңгәмә барышында әлеге күренешнең җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге ачыкланды.
К списку новостей