Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Сәламәтлектән дә кадерлерәк берни юк!
Опубликовано: 07.12.2015
Инвалидлар декадасы кысаларында 3нче декабрь көнне 6нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре Гыйниятуллина Роза Габдрәшит кызы инде ун еллап урын өстендә ятучы инвалид Ишмөхәммәтова Тәзкирә әбиләрдә булдылар. Әбинең тормышы, яшәеше белән алар инде беренче тапкыр гына танышмыйлар. Тәзкирә апа инде бик әйбәт күрми дә, колаклары да ишетеп бетерми. Аның күңелен күреп, укучылар бер зур пакет күчтәнәчләр белән килделәр, аңа багышлап, шигырьләр сөйләделәр, күмәк җырлар башкардылар. Энесе Габдрәхим бабай белән Тәзкирә әби әнә шулай концерт тыңлап кинәнделәр, фотога төштеләр. Балаларга, укытучыларына, әти-әниләренә чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерделәр, исән-имин тормыш теләп калдылар.
Барыбызга да исән-сау булып яшәргә, тормышның һәр көненең рәхәтен татырга язсын. Сәламәтлектән дә кадерлерәк берни дә юк.
К списку новостей