Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
КИТАП ТӘКЪДИР ИТҮ ҺӘМ КҮРЕНЕКЛЕ ЮБИЛЯР ШӘХЕСЛӘР КИЧӘСЕ
Опубликовано: 05.12.2015
Авыл мәдәният йортында зур күләмле иҗат кичәсе уздырылды.Әлеге кичә авылдашыбыз Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллинның тууына 110 ел тулу уңаеннан язылган китапны авылдашларга,кайткан кунакларга тәкъдир итү уңаеннан,авылыбыздан чыккан һәм төрле югарылыкта танылган данлы шәхесләребезнең юбилейлары хөрмәтенә оештырылды. Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллинның тууына 110 ел тулу уңаеннан язылган китапның авторы- авылдашыбыз Сәүбанова Раушания Кыяметдин кызы.Әлеге иҗат җимеше өчен Раушания Кыяметдин кызына олы рәхмәтләребезне җиткереп,киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз.Кичә барышында һәркем горурлык хисләре кичереп,казанышларыбызга сөенеп утырды,чөнки искә алынган,исем-фамилияләре аталган юбиляр һәм юбиляр булмаган шәхесләр тырышлык,тәвәккәллек һәм максатчанлыкның,хыялга һәм белемгә омтылышның гажәеп матур үрнәге.Шушы шәхесләребез үрнәгендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирү мөһим бурычларыбызның берсе.Аларга алмашка килердәй яшьләребез барлыгына без ышанабыз. Әхмәдулла Шәфигулла улы Шәфигуллин кебек күренекле галимнең нәкъ безнең авылдан чыккан булуы аларга этәргеч бирер, үз-үзләренә ышанычларын арттырыр.Кичәне алып баручы Рушания ханым әйтмешли,аккан су үз юлын таба.
К списку новостей