Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Балалар - җәмгыятьнең булачак гражданнары.
Опубликовано: 14.11.2015"Балалар - җәмгыятьнең булачак гражданнары. Бу җәмгыятьтә аларның кыйммәте хезмәттә ни дәрәҗәдә катнаша алулары һәм бу хезмәткә ни дәрәҗәдә әзерлекле булуларына карап билгеләнәчәк", - дип язып калдырган А.С.Макаренко.
7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән берлектә "Гаилә традицияләре һәм балага хезмәт тәрбиясе бирү" темасы астында ата-аналар җыелышы узды. Сыйныф җитәкчесе Кадрия Ильяс кызы әти-әниләрдән һәм укучылардан сораулары чагыштырмача бер мәгънәдә булган анкеталар тутыртты, төрле ситуацияләрдә чыгу юлларын таптырды һәм бергәләп анализ да ясалды. Беренче чирек йомгалары һәм 2014-2015 нче уку елының дүртенче чирек нәтиҗәләре арасындагы уңай һәм тискәре үзгәрешләргә тукталды, әти-әниләрне дәресләргә чакырды. Шулай ук Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан алыначак контроль эшләр белән дә таныштырды.
Тәрбиянең кайсы гына өлкәсен алып карасаң да, ул хезмәт белән тыгыз бәйләнгән. Аң-белем алу, үзеңдә әхлаклылык һәм эстетик тәрбия нормаларын булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү - болар барысы да кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Бүгенге җыелышыбызның максаты да - баланың хезмәттә һәм укуда ирешкәннәрен күрү һәм алга таба эшлисе эшләрне билгеләү иде, дип сүзен тәмамлады сыйныф җитәкчесе.
К списку новостей