Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Башлангыч сыйныф укучыларының уңышлары.
Опубликовано: 04.06.20152014 - 2015 нче уку елын башлангыч сыйныф укучылары зур уңышлар белән тәмамладылар. Мәктәбебездә гел "5" ле билгеләренә генә укучы 3 йолдызыбызның икесе - 2 нче сыйныфта. Алар Сөләйманова Гөлинә һәм Әсәдуллина Нурияләр. Башкалар да алардан үрнәк алырга тырыша. Бәдртдинов Рузил, Мингалимов Рәсүл (2 сыйныф), Фәссахов Булат, Мортазна Ангелина (4 сыйныф) "4" ле, "5" ле билгеләренә генә укыйлар. Бу укучылар мәктәп администрациясе тарафыннан Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
1 нче сыйныфларга билге куелмаса да алар да мактауга лаек. Абдуллин Данияр, Әсәдуллина Румия, Әхмәтҗанова Айназ, Гатина Эльвиналар сынап карау язма эшләре барышында яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Бу укучыларга да Грамота тапшырылды. "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 "5" ле" конкурсында да башлангыч сыйныф укучылары актив катнашып I һәм II урыннарны яуладылар.
К списку новостей