• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... Чирмешән парадына яңгыр комачауламады.

Опубликовано: 10.05.2015

Елдагы традицияне дәвам итеп Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан да Чирмешәндә зур күләмле парад оештырылды. Ярыйсы гына суык һәм яңгыр явып торуына карамастан тамашачылар искиткеч күп иде район үзәгендә. Тантаналы митинг барышында мөхтәрәм ветераннарны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бәйрәм белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.  Шулай ук башка рәсми вәкилләр дә үзләренең җылы сүзләрен һәм тәбрикләүләрен җиткерделәр. Солдатлар маршы белән ветераннар һәм тыл хезмәткәрләре каршыннан райондагы төрле оешма хезмәткәрләре,  мәктәп укучылары тигез сафларга тезелеп үттеләр. Газ-21 "Авторетро" клубы автомобильләре һәм мотоцикллары да халыкта зур кызыксыну уятты. Ә ахырдан теләүчеләргә бәйрәм концерты карарга, кыр кухнясында солдат боткасыннан авыз итәргә, истәлекле урыннарда фотосессия оештырырга да мөмкинлек булды. 



К списку новостей