Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 6 нчы сыйныф укучылары тыл һәм хезмәт ветераннары Ишмөхәммәтова Тәскирә Минхамәт кызы һәм Латфуллина Наилә Әбүбәкер кызларына котлау открыткасы һәм чакыру кәгазе тапшырдылар.
Опубликовано: 02.05.2015Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел, ә йөрәк яраларыннан һаман да кан саркып тора. Сөекле улларын, яраткан ирләрен югалткан аналарның, хатын-кызларның, ятим калган балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмас, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәләсе түгел. Алар сугышны шулай каһәрләп искә алачаклар. Вакыт яраларны төзәтә диләр. Ә аларның яралары нигәдер төзәлми. Ел саен чәчәкләргә төренеп ялтыраган 9 май бу яраларны тирәнрәк ача. Авылыбызда ничә кеше әти сүзен әйтергә тилмереп яшәделәр, чөнки алар тумаган да булалар. Бүген алар ап-ак чәчле әби-бабайлар.
Хөрмәтле әби-бабайлар! Сезнең кичерешләрегез, борчуларыгыз булып та сабыр булып, ятимлек ачысын тоеп тол әниләрегез янында зур терәк булып яшәвегез белән без горурланабыз һәм сезнең алдыгызда башыбызны иябез. Рәхмәт сезгә! Сез безгә үрнәк кешеләр.
К списку новостей