• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... Укытучы хатын-кызлар сугыш елларында.

Опубликовано: 02.04.2015

6 нчы сыйныф укучылары "Укытучы хатын-кызлар сугыш елларында" темасына тәрбия сәгае уздырдылар. Халкыбызның Бөек Җиңүендә хатын-кызларның да өлеше гаять зур. 800 меңнән артыграк хатын-кыз Кызыл Армия сафларында хезмәт итте, 15 миллионнан артыгы күбрәге илебезнең хәрби-икътисади куәтен арттыру өчен тырышып  эшләде. Татарстан Республикасының укытучы хатын-кызлары тылда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәттеләр. Белем бирү, бала тәрбияләү эше тулысынча алар җилкәсенә төште. Аяусыз сугыш китергән авырлыкларга да карамастан, педагоглар, фән нигезләреннән ныклы белем бирү белән бергә, яшь буында Ватанга мәхәббәт, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләргә омтылалар, фронт хәлләре белән даими таныштырып баралар.  Күп кенә авыл һәм район советларында мәктәпләр буенча даими комиссияләр сугыш елларында да актив эшләде. Беренче Май районының Чирмешән авыл советында,  мәсәлән,  район һәм авыл советы депутаты, "Почет билгесе" ордены кавалеры пенсионер укытучы Горшенина мәктәпләрнең хәлен яхшырту өчен зур эш алып бара. Халык мәгарифе ветераны авыл һәм район советлары сессияләрендә һәм утырышларында әледән-әле мәктәпләр эшчәнлеге мәсьәләләрен күтәреп чыга. 

Хөкүмәтебез укытучыларның хезмәтен югары бәяләде. 1945 нче елда республикабызның 139 укытучысы СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнде. "Хезмәт Кызыл Байрагы" ордены алган 48 укытучының 36-сы хатын-кыз. Шулай ук, 16 хатын-кыз "Почет билгесе" ордены, ә 22-се "Хезмәт батырлыгы өчен" медаленә лаек булган. 

Шул рәвешчә, Татарстан Республикасы пионерлары, укучы балалар һәм хатын-кыз укытучылар сугыш чорының авыр сынауларын кыю үткәннәр. Хатын-кыз укытучылар югары аңлылык һәм  иҗтимагый-сәяси активлык үрнәкләре күрсәтеп Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.



К списку новостей