Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Нәүрүзне каршы алдык.
Опубликовано: 23.03.2015Туймәт төп белем мәктәбенең 6 - 7 нче сыйныф егетләре 22 март көнне авыл халкын Нәүрүз бәйрәме белән котлап йөрделәр. Төрки халыкларда яңа елны каршы алу вакыты буларак билгеләп үтелгән әлеге бәйрәмдә балалар өлкәннәрне котлап йөргәннәр. Безнең егетләребез дә өйдән-өйгә кереп, матур-матур такмаклар әйтеп авылдашларын бәйрәм белән котладылар, теләкләр теләделәр. Өлкәннәр исә балаларны елларның имин-тыныч килүен теләп татлы күчтәнәчләр белән сыйладылар.
Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Әй, бабакай, бабакай
Мич башыннан төш бабай.
Биш тиен акча бир, бабай
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән муллык килде,
Яз белән көрлек килде.
"Котлап сәлам бирдегез,
Мине көтеп алдыгыз,
Тук булсын малларыгыз.
Мул булсын балларыгыз.
Имин йортта торыгыз!"
К списку новостей