• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Хуш киләсең, Нәүрүз!

Опубликовано: 21.03.2015

Нәүрүз–бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” (нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга –  21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау,  язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртәләр. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8–10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар. Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.
Халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә игътибарны арттыру,гореф-гадәтләребезне онытмау максатыннан, Туймәт төп белем мәктәбенең башлангыч  сыйныф  укучылары  Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Бәйрәм матур җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бу бәйрәм турында презентация күрсәтелде. Нәүрүзгә Кыш бабай да килгән иде... Аның тиз генә үз биләмәләрен бирәсе килмәде, әмма ярышларда Яз кызы Нәүрүзбикә җиңеп чыкты. Бәйрәмдә тамашачы балалар да актив катнашты.


К списку новостей