Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Татар теленнән халыкара олимпиада "ТатарТеле.Инфо" нәтиҗәләре.
Опубликовано: 21.03.2015Россия һәм чит ил укучылары өчен татар теленннән читтән торып халыкара олимпиадада катнаштык. Әлеге олимпиада 16 нчы февральдән 1 нче мартка кадәр дәвам итте. Шул көннәрдә олимпиаданың нәтиҗәләре мәгълүм булды. Сыйныф зурлыгы буенча караганда, 5 нче сыйныфта 1 нче урынны яулаучылар, ягъни җиңүчеләр - түбәндәге укучылар:
Гатина Эльза, Гыйматдинова Энҗе, Кәримов Венер, Мисбахова Лилия, Нуруллин Руслан. Ә Сәүбанова Азалия катнашучы сертификатына ия булды.
7 нче сыйныфта 1 нче урынны яулаучылар, ягъни җиңүчеләр - түбәндәге укучылар:
Әхмәтҗанов Айнур, Рәҗәпов Булат, Сәгыйров Илүс, Шиһапов Инсаф. Ә Мортазин Ришат катнашучы сертификатына ия булды. Җиңүчеләргә "ТатарТеле.Инфо" дан килгән, бик зәвык белән эшләнгән дипломнар тапшырылды. Укучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләп калабыз.
Оештыручылар адресына шуны әйтәсе килә: дөнья масштабында татар теленнән Халыкара олимпиада үткәреп, телебезгә мәртәбәле игътибар, хөрмәт күрсәтү - шатлыклы күренеш. Телебезнең киләчәге гомерле һәм дөнья мәйданында үз урыны булсын. Яңгыравыклы татар теле дөньяның бар почмагында да яңгырасын һәм яңгыравыннан беркайчан да туктамасын.
К списку новостей