• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... Каләмемне корал итеп...

Опубликовано: 18.03.2015

17 нче март көнне мәктәбебез гөрләп торды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап, бездә "Каләмемне корал итеп..." дип исемләнгән шигырь һәм җырлар конкурсы үтте. Кичә 5 нче сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Гиниятуллина Роза Габдрәшит кызы әзерләгән монтаж белән башланып китте. Безнең күгебез аяз, таңңарыбыз якты булсын өчен үзләреннән зур өлеш керткән данлы сугышчыларыбызга мактау сүзләре күп яңгырады кичәдә. 1 - 9 сыйныф укучылары бу чарага бик ныклап әзерләнгәннәр: һәрберсе сәнгатьле итеп шигырь сөйләүдә ярышты, һәрбер сыйныф сугыш җырларын яңгыратты. Шулкадәр тирән мәгънәле шигырь һәм җырларны тыңлап, сәгать ярым вакыт узганы сизелми дә калды.  Жюри әгъзалары һәрбер укучыга  мәктәп администрациясе исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Стена газеталары конкурсына йомгак та нәкъ менә әлеге бәйге ахырында ясалды. Һәрбер сыйныф үз номинациясендә Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Һәрберебезгә аяз күк йөзе астында, якты дөньяның һәр таңына сөенеп яшәргә язсын. Сугышлар беркайчан да булмасын.

Булмасын ла иде бу тормышта

Гаделсезлек, михнәт, сугышлар.

Яз гөлләре булып чәчәк атсын,

Күңелләрдә иң саф тойгылар!



К списку новостей