• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1
Телефон: +7(843)-963-72-76
E-Mail: tuimetkino@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ
Руководитель: Шарифуллина Разиля Валиахметовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 22 ученика
У нас учат: 12 учителей

Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Әтиләр белән берлектә гаилә бәйрәме үтте.

Опубликовано: 20.02.2015

Кичә, 19 нчы февраль көнне, Туймәт төп белем мәктәбенең 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары, укучыларның әтиләре  һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында,  23 нче февраль  - Ватанны саклаучылар (Совет Армиясе) көне уңаеннан гаилә бәйрәме булып үтте. Әлеге зур күләмле чара район үзәгендә урнашкан  “Квартал” кафесында билгеләп үтелде. Бәйрәмнең максаты  булып укучыларда, яшь буында,  Батыр Совет сугышчысына, ветераннарга, тыл батырларына игътибар һәм хөрмәт тәрбияләү, патриотик тәрбия  бирү торды. Дәһшәтле сугыш чоры,  дистә еллар узса да, хәтерләребездә ераклардан килгән бер кайтаваз, киләчәккә сабак булып күңелләрдә кабат яңарды. Бәйрәм барышында әтиләрнең хатирәләргә бай булуы ачыкланды. Әтиләр үзләренең Армиядә хезмәт иткән елларын искә төшереп мавыктыргыч һәм кызыклы итеп сөйләделәр, армия җырлары җырладылар, егетләргә-кызларга үзләренең төпле киңәшләрен бирделәр, изге теләкләрен теләделәр. Әтиләрнең сүзләре укучы егетләребезгә бик тәэсирле булды. Ни өчен дигәндә, малайлар армиягә барырга, хәрби бурычны үтәп кайтырга кирәк  дигән фикердә калдылар. Әйе, солдат хезмәтендә генә булып кайтырга язсын. Сугышлар кабатланмасын, илләр-көннәр тыныч булсын, кан-яшь түгелмәсен. Ә илебезнең азатлыгы өчен көрәшеп, Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булып калганнарга мәңгелек Дан!


К списку новостей