Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Туйметкинская основная общеобразовательная школа» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423108, Республика Татарстан, Черемшанский район, с. Туйметкино, ул. Школьная, д 1 |
Телефон: | +7(843)-963-72-76 |
E-Mail: | tuimetkino@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Туйметкинская ООШ" Черемшанского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шарифуллина Разиля Валиахметовна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 22 ученика |
У нас учат: | 12 учителей |
Новости МБОУ "Туйметкинская ООШ"
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап. Габдрәхим бабай хәзерге тормышка шатланып туя алмый.
Опубликовано: 20.02.2015
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт узып китсә дә, аның авырлыгын үз җилкәсендә татыган Габдрәхим Фәйзерахман улы бүген 7 нче сыйныф укучылары белән очрашуда ул көннәрне күз яшьләре белән искә алды. Әтисе сугышка киткәндә,12 яшьлек булган малай әнисенең төп ярдәмчесе булып кала. Алай гына да түгел, авылда калган хатын – кызлар белән беррәттән хезмәт фронтында эшли. Яз көне 30 километр ераклыктагы авыллардан чана белән орлык ташумы, ат белән җир сукалау, урак уру, урман кисүдә өлкәннәр белән тигез хезмәт куя.
Сугыш тәмамланганнан соң да аңа әле әтиле булу бәхете эләкми, әтисе – Фәйзерахман бабай 43 нче елда вафат була.
Габдрәхим абый сугыштан соң тракторчылар курсын тәмамлап, мактаулы хезмәт юлын үтә. 44 еллык механизаторлык стажы бар. Хезмәтен дә бәяләгәннәр. Мәскәүдә узган авыл хезмәтчәннәре слётында катнаша. Күп тапкырлар авыл советына һәм район советына депутат итеп сайлана. Механизатор буларак, аның хезмәтен “Кызыл байрак “ ордены белән бәялиләр.
Тормыш иптәше Кәримә апа белән 60 ел гомер итәләр.Җиде бала үстергәннәр, уллары, да үзе кебек механизатор хезмәтен үз иткәннәр. Габдрәхим абыйлар бүгенгесе көндә уллары Тәлгать тәрбиясендә яшиләр. 86 яшен тутырып килүче Габдрәхим абыйның, хәлләрен белергә килгән 7 нче сыйныф укучыларына үзенең төпле фикерен һәм киңәшен әйтте. Дөньялар тыныч, имин булсын, ятимлекне, ачлык-ялангачлыкны күрмәгез, хезмәтне яратыгыз, яхшы укыгыз дип, ул үзенең сүзен тәмамлады.Укучылар исә аңа рәхмәт әйтеп, якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән котлап исәнлек – саулык, тыныч тормышта матур картлык теләделәр.
К списку новостей